Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Мурашко Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлашу мәрәсимендә катнаштылар

30.01.2023

Бүген Казанда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлаштылар. Хушлашу мәрәсимендә  РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. Матәм митингы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.

Михаил Мурашко ассызыклаганча, Марат Садыйков медицина үсешен бик анык сизгән. «Аның кыска гомеренә зур һәм җитди йөк төште. Пандемия чорындаберенче пациентлар  Казанда булды. Чынлыкта, беренче көннән көндәлек режимда без аның белән элемтәдә булдык һәм барлык механизмнарны ныклап өйрәндек һә кулландык. Ул киңәшләр бирде, без белемнәребез белән уртаклаштык. Бу, чыннан да, уртак җитди һәм зур эш иде. Аның ныклы ышанычы һәм иң катлаулы ситуациядә дә үзен җыеа ала белү сәләте безгә һәрвакыт ул хәлләрдән җиңүчеләр булып чыгарга мөмкинлек бирде», - дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов Марат Садыйковның республика патриоты, үз эшенең патриоты булуын билгеләп үтте. «Соңгы елларда без зур проектларны бергәләп гамәлгә ашырдык. Федераль ярдәм дә зур булды, шул исәптән сәламәтлек саклау министрлыгынан да. Без моны һәрвакыт истә тотабыз. Ләкин иң мөһиме - Марат Наил улы бик ышанычлы, ачык, конкрет кеше иде. Бигрәк тә пандемия чоры республиканың сәламәтлек саклау системасының ничек эшләвен күрсәтте. Мин чын күңелдән кайгы уртаклашам. Бу - зур югалту, без һәрвакыт иптәшебезне хәтерләребездә тотачакбыз», - диде ТР Президенты.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, республика медицинасында беренче зат буларак, Марат Садыйков зур күләмдә эш башкарды. „Кешеләргә хезмәт итү“ дигән төшенчә бар, ул нәкъ менә медицина өлкәсе хезмәткәрләренә кагыла. Һәрбер җаваплы кеше, аеруча беренче затлардан булса, барысы өчен дә борчыла. Әлбәттә, бу катлаулы еллар Марат Наил улы сәламәтлегенә йогынты ясады. Бу безнең барыбыз өчен дә зур югалту. Туганнарына һәм якыннарына сабырлык бирсен», - диде Минтимер Шәймиев.

«Марат Наил улының бакый дөньяга күчүе -  аның туганнары һәм якыннары өчен генә түгел, ә республиканың бөтен сәламәтлек саклау системасы, аның көрәштәшләре һәм дуслары өчен зур югалту. Без Марат Наил улын талантлы сәламәтлек сагында торучы, чын профессионал, чын күңелдән кешеләрне яратучы, тәүлегенә 24 сәгать ярдәмгә килергә әзер кеше буларак хәтерлибез һәм беләбез. Ул республиканың сәламәтлек саклау системасы илдә иң яхшысы булсын өчен барысын да эшләде. Һөнәри сыйфатларыннан тыш, аның кешелек сыйфатларын да билгеләп үтми булмый. Ул чын дус иде. Аның турында якты истәлек сакланачак, авыр туфрагы җиңел булсын», - дип билгеләп үтте Алексей Песошин.

Исегезгә төшерәбез, Марат Наил улы Садыйков 2023 елның 29 гыйнварында 54нче яшендә вафат булды.

Белешмә өчен:

Марат Наил улы Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында Татарстан АССРның Буа шәһәрендә туа. 1993 елда Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлеген Казан шәһәренең Республика медицина диагностика үзәгендә табиб-педиатр булып башлый.

1993-1995 елларда Казан дәүләт медицина институтының поликлиник педиатрия кафедрасында клиник ординатура уза. 1996 елдан 2000 елга кадәр Казан шәһәренең 18 нче шәһәр клиник хастаханәсенең Идел буе районы консультатив-диагностика үзәге баш табибы урынбасары булып эшли. 2000 елдан 2018 елга кадәр республика башкаласының эре медицина учреждениеләрен – «Онкология» шәһәр махсуслаштырылган медицина берләшмәсен, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсен җитәкли.

2018 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнә. Марат Садыйковның уңышлы хезмәте һәм һөнәри казанышлары югары дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.