Бүгенге көндә Татарстанда төзүчеләр 379 мең квадрат метр торак тапшырган, бу - еллык планның 12%ы. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Коммерциячел төзелеше линиясе буенча республикада гомуми мәйданы 79 мең кв.метр булган 16 күп фатирлы йорт тапшырылган, социаль ипотека программасы буенча - 44 мең кв. метрлы 15 йорт. Әлеге секторда инде 256 мең кв. м. яки планның 17%ы файдалануга тапшырылган, ул 1 млн. 510 мең кв. м тәшкил итә.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программа кысаларында 2023 елда 600 ятим бала, 78 яшь гаилә, 33 күп балалы гаилә (5 һәм аннан да күбрәк бала) һәм читтән күченеп килүчеләр, мәҗбүри күченүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан 6 граждан өй туйларын билгеләп үтәргә тиеш.
Ел ахырына кадәр гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча эшләрне тәмамлау планлаштырыла. 10 муниципаль районда урнашкан гомуми мәйданы 4 мең кв. метрга якын булган 102 бинаны күчерергә кирәк. Финанслау лимиты 77 млн 827 мең сум тәшкил итәчәк.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында: Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы һәм Чаллыда 2 юл төзелеше дәвам итә.
«Экология» илкүләм проекты буенча Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (55% башкарылган), Казанда ләм кырларын рекультивацияләү (49%), Түбән Кама сусаклагычында торбаларны демонтажлау (4%) һәм Самосырово полигонын рекультивацияләү (58%) эшләре бара.
«Мәдәният» илкүләм проекты өлешендә Буа мәдәният йортын реконструкцияләү эшләре 60% тәшкил итә. «Демография» илкүләм проекты буенча Казанда 2 балалар бакчасы төзелә. «Мәгариф» илкүләм проекты буенча быел төзелгән контрактлар кысаларында Тукай районының Шилнәбаш авылында 100 урынга исәпләнгән (ТМР - 71%) һәм Сибгат Хәким урамы буенча 1224 урынга исәпләнгән (42%) мәктәпләр төзелеше башланган.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Мамадыш шәһәрендә (240/120 урын) мәктәп-балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә эш күләме 78% тәшкил итә. «Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы буенча Кама Тамагы т.п. янында Куйбышев сусаклагычын ярларын ныгыту алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре 64% тәшкил итә.
Республика программалары буенча төзелгән контрактлар кысаларында 7 яшьләр үзәгенә (үтәлеше - 13%) капиталь ремонт һәм 4 яшүсмерләр клубына (4%) ремонт эшләре бара.
Быел күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 716 объектны яңарту планлаштырыла. Бүгенге көндә 84 күп фатирлы йорт буенча 219 лифтны алмаштыруга һәм 440 күп фатирлы йорт буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга торглар булды.
Марат Айзатуллин халыкның ТКХ өчен түләү дисциплинасы һәм предприятие һәм оешмаларның энергия ресурслары өчен бурычлары турында аерым сөйләде. Декабрьдә Татарстан буенча түләүләр җыю дәрәҗәсе 101,3% тәшкил иткән. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,7% түбән. Еллык уртача дәрәҗә 99,3% тәшкил иткән - 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,3%ка артык. Электрон форматта кылынган түләүләр гомуми күләмдә 70,4%ка җиткән. Районнар бу өлештә төрле күрсәткечләр күрсәтәләр. 7 муниципаль районда электрон түләүләр өлеше әле яртысына да җитмәгән. 26 районда онлайн-операцияләр проценты 50%тан 70,4%ка кадәр. 12 муниципаль берәмлек республика буенча уртача күрсәткечтән арткан.
2023 елның 1 гыйнварына газ өчен срогы чыккан бурыч суммасы 237,5 млн сум тәшкил итә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 54,8 млн сумга кимү теркәлгән. Кулланылган электр энергиясе өлешендә бер ел эчендә бурыч суммасын 11,7 млн. сумга киметү теркәлә. 2023 елның 1 гыйнварына бурыч 28,1 млн сум тәшкил итә.