Кичә Казанда 22 гыйнвардан бирле барган Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннарының спорт программасы тәмамланды. Ярышлар Россиядә Махсус Олимпиада программасы буенча иң колачлы һәм күп кырлы булды, оештыру дәрәҗәсе иде. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион республика киңәшмәсендә белдерде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, оештыручылар адресына ярышларда катнашучылардан һәм кунаклардан бик күп уңай фикерләр килә. ТР Президенты Уеннарның Оештыру комитетына, шулай ук катнашкан барлык ведомстволарга рәхмәт белдерде. Моннан тыш, ул Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ Спорт министры Олег Матыцин, «Россиянең Махсус Олимпиадасы» генераль директоры Егор Лебедев һәм уеннарны уздыруны рухландыручы Ольга Слуцкер ярдәмен билгеләп үтте.
«Мондый дәрәҗәдәге спорт чаралары, милләтенә һәм расасына, диненә, физик һәм психик үсеш дәрәҗәсенә карамастан, кешеләрне берләштерергә тиеш. Без киләчәктә дә Махсус Олимпиада хәрәкәте фәлсәфәсенә ярдәм итәчәкбез, үзенчәлекле кешеләр мәсьәләләренә игътибарны көчәйтәчәкбез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.