Бөек Ватан сугышы ветераннарының каһарманлыгы һәм фидакарьлеге үрнәкләре яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең нигезе булып хезмәт итәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион республика киңәшмәсендә белдерде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә илебездә Россиянең Хәрби дан көннәре билгеләп үтелә. Узган атнада, 18 гыйнварда, Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел тулды. Бүген Невадагы шәһәрдә фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүнең 79 еллыгы билгеләп үтелә. Киләсе атнада, 2 февральдә, Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 80 ел тула.
«Бүген без Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы ветераннары, блокадалы Ленинградта яшәүчеләр белән очраштык. Яшенә карамастан, алар республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашуларын дәвам итәләр. Без үз ягыбыздан ветераннарыбызга көндәлек игътибар һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тиеш», - диде ТР Президенты.
Ул ветераннарның батырлыгы һәм фидакарьлеге үрнәкләре үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүнең нигезе булырга тиешлеген ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм республика органнары җитәкчеләренә сугыш ветераннары статусын тагын да ныгытуны тәэмин итәргә, аларның социаль хокукларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирергә кушты.