Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Росконгресс фонды директоры, идарәсе рәисе, Александр Стуглев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Яклар күргәзмә-ярминкә һәм конгресс эшчәнлеге өлкәсендәге хезмәттәшлек, алга таба уртак проектларның перспективалары турында фикер алыштылар.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Стуглев Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Росконгресс» фонды арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Аерым алганда, документ Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген һәм экспорт потенциалын арттыру өлкәсендә хезмәттәшлекне, шулай ук республикада, эчке һәм тышкы базарларда гамәлгә ашырыла торган перспектив инвестицион һәм экспорт проектларын алга этәрүне күздә тота.