Татарстан Президенты «Украина. На переломах эпох» мультимедиа күргәзмәсендә булды.

26.01.2023

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов«Украина. На переломах эпох» мультимедиа күргәзмәсендә булды. Күргәзмә «Россия – минем тарихым» тарихи паркында оештырылган. Ун тематик экспозиция залы борынгы Россия дәүләте оешканнан алып бүгенге вакыйгаларга кадәр зур тарихи чорны үз эченә ала.

Экспозициядә Русьне кенәз Владимир чукындыруы, Малороссиянең Рус патшалыгына керүе, Кырымның кушылуы, Екатерина II идарәсендә Новороссия булдыру, Украина УССР төзелүе, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы, СССР таркалуы, Украинаның иң яңа тарихы башлануы, Донбасс фаҗигасе, Кырымның һәм көньяк-көнчыгыш төбәкләрнең Россиягә кайтуы кебек вакыйгалар чагылдырыла .

Килүчеләр өчен уникаль фото- һәм видеоматериаллар, кинохроника, карталар, плакатлар һәм күп санлы архив документлары әзерләнгән. Күргәзмәне төзегәндә заманча мультимедиа технологияләре кулланылган: проекцияләр, кинектлар, интерактив панельләр.

Рөстәм Миңнеханов күргәзмәнең форматын һәм эчтәлеген югары бәяләде. «Бу - яңа, бик актуаль формат. Безнең дәүләтебез тарихы, аның формалашуы, Украинада барган вакыйгалар-барысы да бик кызыклы һәм аңлаешлы телдә тәкъдим ителә. Әлбәттә, без проектны эшләүчеләргә рәхмәт әйтәбез. Безнең һәрберебез үз тарихын белергә тиеш, бу аеруча балаларга кагыла. Монда бу бик профессиональ һәм яхшы оештырылган», - диде ТР Президенты.

Казанда «Украина. На переломах эпох» 2023 елның 24 гыйнварыннан 24 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Белешмә өчен:

«Украина. На переломах эпох» беренче мультимедиа күргәзмәсе «Православие Русе - Халыклар бердәмлеге көненә» XIX чиркәү-иҗтимагый форумы кысаларында 2022 елның 4-24 ноябрендә Мәскәүнең «Манеж» мәдәни-күңел ачу комплексында узган. Оештыручыла: мәдәният буенча Патриарх советы, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы. Экспозициягә өч атна эчендә Мәскәүдә 55 меңнән артык кеше килгән, шул исәптән Италия, Япония, Әрмәнстан, Германия, Белоруссия, Кытай, Казахстан, ЛНР һәм ДНР кунаклары.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.