Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы РФ Оборона министрлыгының хәрби госпиталендә дәваланучы хәрби хезмәткәрләр белән очрашты.
Эшелон 22 гыйнварда килгән. Махсус хәрби операция уздыру зонасыннан килгән 85 хәрби хезмәткәр бар. Алар арасында Татарстан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә бар. Барысының да хәле тотрыклы, юнәлеше буенча кирәкле дәвалау оештырылган.
Казандагы хәрби госпиталь - иң заманча дәвалау учреждениеләренең берсе, 2022 елда ачылган. Объект барлык юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирүче әйдәп баручы медицина җайланмалары белән тәэмин ителгән. Рөстәм Миңнеханов сугышчыларны дәвалау өчен тудырылган шартларны бәяләде. Президентка барлык медикаментлар, көнкүреш кирәк-яраклары турында хәбәр иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов берничә палатаны карады. Сөйләшүдә хәрбиләр медицина хезмәткәрләренә кайгыртулары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.