Рөстәм Миңнеханов Сочидагы форумда Татарстан экспозициясен карады
19.09.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Сочи-2008” халыкара инвестицион форумында Татарстан экспозициясен карады. Стендны Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов тәкъдир итте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы иң заманча мультимедиа технологияләре белән җиһазландырылган экспозицияне карады. Җир кабыгын аерым урыннарда электромагнит зонд белән тикшерү, файдалы казылмалар (нефть, газ, битум) эзләү өчен билгеләнгән яңа комплекс Премьер-министрда аеруча зур кызыксыну уятты.
Яңа метод сейсморазведкадан 10 тапкыр тизрәк һәм арзанрак. Методның тагын бер өстенлеге шунда: ул экологиягә зыян салмый. Моннан тыш, җир астын сканерга төшерү өзлексез бара. Хәзерге вакытта геологик разведка мобиль комплексы йөк машинасында урнаштырылган, ә киләчәктә “Актай” вертолетында урнашкан вариант эшләнәчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры белән экспозицияне Татарстан Республикасы Премьер-министрының урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министры Марат Бариев, Казан мэры Илсур Метшин, “Идея” инновацион-җитештерү технопаркының генераль директоры Сергей Юшко, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиевләр дә карады.
Хәзер Татарстан делегациясе “Россия икътисады – инвестицияләрне кая кертергә?” дигән пленар утырышта катнаша.
"Татар-Информ"