Татарстанда 2023 елда капремонт программасына гомуми мәйданы 4,36 млн кв м булган 716 күп фатирлы йорт керә

13.01.2023

2022 елда Татарстан Республикасының төзелеш тармагында 11 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 6сы үлем белән тәмамланган. Барлык бәхетсезлек очракларының 72 проценты - биеклектән егылып төшү һәм предметларның җимерелүе. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Җитештерүдәге имгәнүләр турында сөйләгәндә, ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, 2022 елда 11 бәхетсезлек очрагының 6сы үлем белән тәмамланган (чагыштыру өчен: 2021 елда 22 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 9ы үлем белән тәмамланган).

Төзелеш тармагында контроль-күзәтчелек чаралары системалы рәвештә башкарыла, диде Марат Айзатуллин. Гыйнвар аеннан республика үзлегеннән җайга салынучы оешмалары 2028 тикшерү уздырган, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе шул ук чорда 1553 контроль-күзәтчелек чарасын гамәлгә ашырган, аларның йомгаклары буенча гомуми суммасы 1 млн. 925 мең сумлык 74 карар чыгарылган. Баш инвестицион-төзелеш идарәсе тарафыннан 559 тикшерү үткәрелгән. Хокук бозуларны ачыклау буенча тискәре тенденция үз көчендә кала – хезмәтне саклау нормаларын үтәмәүнең 1004 очрагы теркәлгән. Хокук бозуларны бетерү буенча эш оператив алып барыла.

Аннары министр республикада федераль программаларның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасын төзү (2022 елдан күчкән объект) һәм Чаллы шәһәрендә 2 юл төзелеше дәвам итүе турында хәбәр итте.

«Экология» илкүләм проектының 4 объектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу - биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (үтәлеше 54% тәшкил итә), ләм кырларын рекультивацияләү (төзелеш-монтаж эшләре 49% ка җиткән), Түбән Кама сусаклагычында торбаларны демонтажлау һәм Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү (эшләр күләме 58%).

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Буа мәдәният йортын реконструкцияләү дәвам итә, аның буенча эшләр 54% тәшкил итә.

«Демография» илкүләм проекты буенча Казанда 2 балалар бакчасы төзү планлаштырыла, шул ук вакытта бер объект - 2022 елдан күчкән (эш күләме - 26%), икенче объект буенча эшне 16 гыйнвардан башлап җибәрү планлаштырыла.

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында быел Тукай районының Шилнәбаш авылында 100 урынга исәпләнгән һәм Казанда Сибгат Хәким урамы буенча 1224 урынга исәпләнгән мәктәпләр төзү дәвам итә.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Мамадыш шәһәрендә мәктәп-бакча төзелеше дәвам итә. Эш күләме 77% тәшкил итә. Төзекләндерү эшләре язгы чорда башкарылачак.

«Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы буенча Кама Тамагы т.п. янында Куйбышев сусаклагычы ярларын ныгыту алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре 59 тәшкил итә.  

Республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, Марат Айзатуллин, киң колачлы һәм социаль әһәмияткә ия программаларның берсе – күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау, дип белдерде. 2023 елда аңа гомуми мәйданы 4 млн 360 мең кв метр булган 716 күп фатирлы йорт керә. Программаның финанс күләме 6 млрд 198 млн сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Бүгенгә 84 күп фатирлы йортта 219 лифт алмаштырылган.

Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү дәүләт мәгълүмат системасында социаль әһәмияткә ия муниципаль хезмәтләр буенча 6 555 гариза эшкәртелгән. Бу - индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзүгә яки реконструкцияләүгә хәбәрнамәләр бирү, төзелешкә һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү, шулай ук 6 609 рөхсәт һәм хәбәрнамә буенча формалаштырылган җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы.

Муниципаль районнар ягыннан шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең Дәүләт мәгълүмат системасында эшләү түбәндәгечә. Ел нәтиҗәләре буенча Югары Ослан һәм Менделеевск районнары системада эшне бөтенләй алып бармыйлар, 14 район система функционалын аз куллана, 19 район уртача активлык күрсәтә, 8 муниципаль район системада актив эшли. Министр Питрәч районын аерым билгеләп үтте, ул иң актив рәвештә муниципаль хезмәтләр күрсәтә.

Быел район башлыкларына Дәүләт мәгълүмат системасында муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча нәтиҗәлерәк эш башкарырга кирәк, дип саный Марат Айзатуллин.

Министр шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисапланулары турында хәбәр итте. Дәүләт торак инспекциясе, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм «Татэнергосбыт» исәп-хисап үзәге белән берлектә, гражданнарның түләүләре үсеше һәм җылылык энергиясен сыйфатсыз китерү мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләренә мониторинг үткәрелә.

2023 елның 13 гыйнварына ТР Төзелеш министрлыгына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләләре буенча 20 мөрәҗәгать кергән, шуларның 11е - 2022 елның декабрендә гражданнарның җылылык энергиясенә тарифларның үзгәрүенә бәйле коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре үсеше өлешендә. Гражданнарның түләвен дөрес исәпләү өлешендә бозулар ачыкланмаган.

Торак инспекциясенә 100 мөрәҗәгать кергән, шуларның 41е - коммуналь хезмәтләргә тарифларның үзгәрүе, 59ы - исәпләүләрнең дөреслегенә бәйле. Барлык мөрәҗәгатьләр җентекләп тикшерелә, халыкка кулланыла торган тарифлар өлешендә аңлатмалар бирелә, оешмалардан өстәмә аңлатмалар сорала. Түләүне исәпләгәндә закон бозу билгеләре ачыкланса - тикшерүләр башланачак.