Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты.
Утырыш Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында узды һәм 2022 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенең төп нәтиҗәләренә һәм 2023 елга бурычларына багышланды. Фойеда тематик экспозиция күрсәтелде.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты утырышы онлайн (ТР Хөкүмәте сайтында) трансляцияләнде, барлык муниципаль районнар да видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Төп нотык белән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев чыгыш ясады. Тагын өстәм нотык белән ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин чыгыш ясады.
Видеоконференцэлемтә режимында Түбән Новгород өлкәсе тарифлары буенча төбәк хезмәте җитәкчесе Юлия Алешинаның нотыгы да тыңланылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин утырышта йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаганда ассызыклаганча, Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органнарының мөһим бурычы республиканың социаль-икътисадый үсеш темпларын һәм сыйфатын саклау, бигрәк тә илгә моңарчы күрелмәгән санкция басымы шартларында. Катлаулы ел булуга карамастан, бюджетның тотрыклылыгы һәм аның нисбәте тәэмин ителгән. Социаль йөкләмәләр тулысынча үтәлгән. Хакимият органнары, бизнес һәм халыкның уртак эше нәтиҗәсендә Татарстан төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча лидерлык позициясен саклап калды, диде Алексей Песошин.
«Икътисадый үсешнең өстәмә драйверы - илкүләм проектларда катнашу. 2022 елда республика 13 илкүләм проектта (49 төбәк проекты) катнашты, аларны гамәлгә ашыруга 43,7 млрд. сумнан артык акча җибәрелде. Социаль билгеләнештәге һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 44 республика программасы тормышка ашырылды. Бу төбәккә яңа уку елы башына 7 180 укучы йөрерлек 9 мәктәпне файдалануга тапшырырга, 264 мәгариф объектына капиталь ремонт ясарга, «Безнең ишегалды» программасы буенча 1 212 ишегалдына капиталь ремонт ясарга мөмкинлек бирде», - диде ул.
Алексей Песошин әһәмиятлеобъектлар арасында элеккеге «Спартак» фабрикасы биналары комплексын реконструкцияләүне атады, аның нигезендә Бәшир Рәмиев исемендәге Югары технологияләр технопаркы булдырылды, шулай ук Чаллыда «Мастеровые» рус драма театры бинасын, РФ Оборона министрлыгы госпитален һәм башкаларны төзү.
Моннан тыш, моңарчы күрелмәгән эшләр юллар төзелешендә бара, дип искәртте Песошин.
Алга таба үсешне тәэмин итү өчен, булган резервларны мобилизацияләү, шул исәптән республиканың берләштерелгән бюджеты алдында салым бурычы белән эшләү таләп ителә. 1 декабрьгә ул 13,4 млрд сум тәшкил иткән. «Дәүләт комитеты быел да әлеге юнәлештә эшне дәвам итүегезне сорыйм. Эш тәҗрибәгез бар», - диде Алексей Песошин.
2022 елда илнең барлык төбәкләрендә тарифларны индексацияләү ике тапкыр - 1 июльдә һәм 1 декабрьдә, илнең социаль-икътисадый үсешен фаразлауның мәҗбүри күрсәткечләреннән чыгып башкарылды.
Әлбәттә, электр энергиясе, газ һәм ТКОны төбәкләрдә бердәм җайга салу буенча федераль концепцияне, шулай ук инфляция процессларын һәм инфраструктура объектларының тузу дәрәҗәсен исәпкә алу таләпләре башка тариф карарларына, бигрәк тә җылылык энергиясе, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлешендә чагылыш тапмый калмады. Шулай ук үзлегеннән җайга салынучы оешмаларның инвестицион программалары да төзәтелде. Дәүләт комитеты эше нәтиҗәсендә гражданнарның коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә җыелма түләвен үзгәртү индексының уртача үсеш күрсәткече артмады - 9%.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте ягыннан халыкка ярдәм итүнең социаль-икътисадый инструментлары кабул ителә, дип искәртте Алексей Песошин.
Дәүләт комитетыныңтөбәк стандартны гаилә керемнәренә карап гражданнар чыгымнарының максималь рөхсәт ителгән өлешен дифференциацияләү турындагы тәкъдименә килгәндә, ул аерым эшләнүне таләп итә. Ул Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә килешенгән тәкъдим кертергә кушты.
Су белән тәэмин итүне һәм ташландык суларны агызуны модернизацияләү мәсьәләләре аерым приоритет булып кала. Алексей Песошин муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләреннән барлык абонентларны үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына һәм яңа кертелгән биологик чистарту корылмаларына тоташтыру буенча «юл карталары» эшләүне сорады. Бу тулы бер эш фронты, дип ассызыклады ул.
Биредә коммуналь инфраструктура объектларын ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга вакытында тапшыру мәсьәләсен хәл итүне таләп итә. «Муниципаль милеккә рәсмиләштерелмәгән объектлар да бар, бу концессион килешүләр төзергә мөмкинлек бирми. Нәтиҗәдә, тиешле тарифлар билгеләнмәгән», - дип искәртте ул.
2023 елның 1 апреленә кадәр ул муниципаль берәмлекләргә элек рәсмиләштерелмәгән коммуналь инфраструктура объектларына милек хокукын теркәүне тәэмин итәргә һәм әлеге объектларны ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга тапшыруны тәмамларга кушты. «Дәүләт комитеты, ТР Төзелеш министрлыгы белән берлектә, муниципалитетлар белән аңлату эшләре алып баруны сорыйм» , - дип төгәлләштерде Алексей Песошин.
Барлык предприятияләрнең дә инвестиция программалары юк, бу амортизацияне һәм башка инвестиция программаларының тариф чыганакларын максатсыз куллану өчен шарт тудыра. Песошин башкарма комитетларга ТР Төзелеш министрлыгы, ТР Сәнәгать министрлыгы һәм Дәүләт комитеты ярдәме белән үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан инвестицион программалар эшләүне тәэмин итүне йөкләде.
«Хезмәт күрсәтү бәяләре буенча да, аны күрсәтү сыйфаты буенча да каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсе кискен кала. Төбәк операторларыннан, идарәче компанияләрдән моңа аерым игътибар бирүләрен сорыйм,-диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. - Күрсәтелгән хезмәт күрсәтү графигына сыгылмалы караш кирәк».
Моннан тыш, тариф карарларында исәпкә алынган төбәк операторлары кабул иткән инвестицион программалар катгый контроль таләп итә. Төзелеш министрлыгыннан контрольне көчәйтүне сорыйм, дип белдерде Алексей Песошин.
«Быел чаралар алга таба да күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән булырга тиеш. Дәүләт комитеты коллективына эшчәнлекнең юнәлешләре буенча күрелә торган чаралар өчен, шулай ук федераль регуляторга – катлаулы мәсьәләләрне хәл итү өчен рәхмәт белдерәм", - диде Алексей Песошин. Рәхмәт сүзләрен ул шулай ук депутатлар корпусына юллады: уртак тел табарга кирәк, иң мөһиме – юншлеш бер якка таба җибәрелсен.
Соңыннан Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды («Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» мактаулы исеме, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте).
Моннан тыш, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ведомство бүләге белән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев бүләкләнде. Медальне Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев тапшырды.