Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

12.01.2023

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Хөрмәтле Татарстан Республикасы Прокуратурасы органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәре көне белән котлыйм.

Россия Прокуратурасы илебезнең дәүләт һәм иҗтимагый иминлек сагында торган хокук саклау системасының төп институтларының берсе булып тора. Прокурорлар корпусының иң яхшы вәкилләре һәрвакыт югары профессиональлек һәм бурычка тугрылык, батырлык һәм әдәплелек белән аерылып торды.

Бүгенге катлаулы тышкы сәяси һәм икътисадый вәзгыятьтә кешенең һәм гражданның конституцион хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүгә күзәтчелек, коррупциягә, терроризмга һәм экстремизмга каршы тору прокурор хезмәткәрләре өчен өстенлекле бурыч булып кала.

Республика җитәкчелеге сезнең авыр, әмма намуслы хезмәтегез, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүегез өчен ихлас рәхмәтен белдерә.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, бәрәкәт, гаиләләрегезгә иминлек һәм татулык телим. Сезгә бар яктан да уңышлар һәм профессиональ казанышлар юлдаш булсын».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.