Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә урнашкан мәдәни мирас объектларын карады

11.01.2023

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов реставрациядә булган һәм Казан үзәгендә урнашкан мәдәни мирас объектларында булды.

Тулаем Рөстәм Миңнеханов өч объектны реконструкцияләү һәм реставрацияләү белән танышты, алар барысы да - федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары.

Беренче булып «Дротоевский йорты» булды, 1837 ел. Хәзерге вакытта бинада Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты урнашкан (Казан шәһәре, К. Маркс ур., 56/11).

Беренче каты таш һәм  икенче каты агачтан булган ике катлы йорт архитектор Ф.И. Петонди проекты буенча 1837 елда төзелгән. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин аңлатма бирде. Республикада мәдәни мирас объектларын саклауга багышланган күргәзмә дә шунда урнашкан иде.

Икенче объект федераль әһәмияттәге мәдәни мирас ядкяре - «Чукашев йорты», 1908 ел.  Хәзерге вакытта бинада Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты урнашкан (Казан шәһәре, Горький ур., 19б).

Бинаның фасады һәм беренче каты интерьеры 2014-2015 елларда административ бүлмәләр өчен торгызылган. Бу объектны торгызуның беренче чираты иде. 2015-2016 елларда «Татинвестгражданпроект» реставрациянең яңа комплекслы проектын эшләгән һәм гамәлгә ашырган (проект авторы С.А. Мамлеева). Бинада төзелеш-монтаж һәм башка реставрация эшләре, якын-тирә территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган.

Рөстәм Миңнеханов караган чираттагы объект – сәнгать училищесы бинасы, 1900-1904 еллар (хәзер- Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасы) бу объект К. Маркс урамы, 70 адресы буенча урнашкан.

1 этап кысаларында реставрация үткәрелгән. Фундамент ныгытылган, ябык урыннар алмаштырылган, түбә ремонтланган, шулай ук авария хәлендәге диварлар ныгытылган. Инженерлык элемтәләре алыштырылган. Бинаның көньяк канаты тулысынча торгызылган. Белгечләр фикеренчә, бинага капиталь ремонт тәмамланырга тиеш. Әлеге объект буенча аңлатмаларны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова бирде.

Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасын Төбәк һәм муниципаль мәдәният учреждениеләрен реновацияләү программасына  кертүгә заявка җибәрелгән инде (Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы адресына).


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.