Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Җизак өлкәсе Хәкиме Эргаш Салиев белән очрашты

10.01.2023

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Җизак өлкәсе Хакиме Эргаш Салиев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Очрашу барышында төбәкләр арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан партнерлары белән хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Товар әйләнеше күләме арта, уртак проектлар гамәлгә ашырыла. Узган ел Җизак шәһәрендә Казан федераль университетының филиалы ачылды. Моннан тыш, Татарстан мәгълүмат технологияләрен үстерү өлкәсендә Җизак өлкәсе белән актив хезмәттәшлек итә.

«Без Россия-Үзбәкстанның дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез. Бу - безнең дәүләтләр Президентларының аерым казанышы», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Эргаш Салиев, үз чиратында, киләчәктә Татарстан белән хезмәттәшлекне һәрьяклап үстерергә теләвен белдерде.

Җизак өлкәсе Хәкиме республикага визиты кысаларында Иннополиста, Бәшир Рәмие исемендәге ИТ-паркта, Химград һәм Казан федераль университетында булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.