Рөстәм Миңнеханов: ТКХ өчен түләүләр арту сәбәпләрен халыкка аңлату, республикада гамәлдә булган социаль ярдәм чаралары турында сөйләү мөһим

09.01.2023

Җылылык бирү сезоны чорында җылылык белән тәэмин итүнең кулланылган ресурсларын исәпкә алу һәм халыкка күрсәтелгән түләү счетларының дөрес булуына аерым игътибар таләп ителә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, 2022 елның 1 декабреннән ил буенча торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача 9 процентка күтәрелгән. «Республика халкы декабрь аенда яңа тарифлар буенча квитанцияләр ала башлады инде. ТР Төзелеш министрлыгына, район администрация башлыкларына һәм тиешле оешма җитәкчеләренә исәпләүләрнең дөреслеген тәэмин итәргә кирәк, - дип йөкләде Рөстәм Миңнеханов. - Барлык шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча тикшерү оештырырга. Халыкка түләүләр арту сәбәпләрен аңлату, шулай ук республикада гамәлдә булган социаль ярдәм чаралары турында сөйләү мөһим».

Гражданнарның социаль якланмаган категорияләре торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ярдәм чаралары, ташламалар белән тәэмин ителәчәк, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына субсидияләрне вакытында түләүне тәэмин итәргә кушты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.