Минтимер Шәймиев Зифа Вәлиева һәм Азалия Мортазинаның Яңа ел теләкләрен тормышка ашырды

28.12.2022

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәле кысаларында  Татарстан Республикасының Арча районыннан 9 яшьлек Зифа Вәлиева һәм Нурлат районыннан 13 яшьлек Азалия Мортазинаның Яңа ел теләкләрен тормышка ашырды.

Минтимер Шәймиев 21 декабрьдә «Корстон» КСККда «Теләкләр чыршысы»ннан аларның теләкләре язылган открыткаларны алды.

Зифа Вәлиев а- Арча районының Иске Чүриле мәктәбенең 3А сыйныфы укучысы. Ул хореография, вокал түгәрәкләренә, курчак театрына актив йөри, рәсем ясау һәм актерлык осталыгы белән шөгыльләнә. Зифа инде биш яшенәән үк Казанда Республика чыршысында булырга хыялланган, бу чыршы бәйрәме  ел саен республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уза.

Минтимер Шәймиев кызга - чыршы бәйрәменә билет, тәм-том һәм татар телендә китаплар бүләк итте, алар арасында «Татар халык әкиятләре» зур җыентыгы да бар.

2022 елның 18 декабрендә Зифаның хыялы тормышка ашты. Ул әнисе Лилия Фаил кызы белән «Татнефть Арена»да Республика Яңа ел чыршысында булды.

Азалия Мортазина Нурлат районының Корманай мәктәбенең 7 нче сыйныфында укый. Балачактан хайваннарны, аеруча мәчеләрне һәм этләрне ярата. Аларның рәсемнәрен ясарга бик ярата. Кинолог булырга хыяллана, шуңа күрә кинолог ролендә булырга бик теләгән, бу хакта «Теләкләр чыршысына» язган.

Минтимер Шәймиев үтенече буенча Азалияне Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Росгвардия идарәсенең   «Ак Барс» ОМОН базасына чакырдылар.

Бүген, 28 декабрьдә, кыз әти-әнисе Әсгать Тәлгать улы һәм Гөлназ Ринат кызыбелән бергә кинолог Радик Мәҗитов һәм аның эте Фокс янына кунакка килде. Азалияне базаның эшчәнлеге белән таныштырдылар, аңа эт белән кинологның ничек эшләвен күрсәттеләр, командалар бирү кагыйдәләре турында сөйләделәр, эт белән үзара бәйләнештә кайбер күнекмәләр өйрәттеләр. Нәтиҗәдә, кыз һәм эт дуслаштылар һәм бу аралашудан канәгать калдылар.

Минтимер Шәймиев шулай ук Азалиягә татар телендә китаплар бүләк итте: «Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр» һәм татар мәкальләре җыентыгы.


ТР Президенты Матбугат хезмәте