Рөстәм Миңнеханов БГӘ Тышкы сәүдә мәсьәләләре буенча дәүләт министры белән очрашты

27.12.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә мәсьәләләре буенча дәүләт министры Тани бен Әхмәд Әл Зәйди белән очрашты.

Очрашуда Татарстан продукциясен экспортлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Хәзерге катлаулы геосәяси вәзгыятьтә Россия белән БГӘ арасындагы мөнәсәбәтләрнең төбәктә һәм гомумән дөньяда тотрыклылыкның мөһим факторы булуы бик әһәмиятле», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә.

Республика Президенты министрны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясен киләсе елда KazanSummitка чакырды, форум Россия Президенты ярдәме белән федераль форумга әйләнде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.