Мидхәт Шаһиәхмәтов ТОСЭР комиссияләренең чираттагы утырышын уздырды

27.12.2022

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында «Чаллы», «Түбән Кама», «Чистай» һәм «Менделеевск» ТОСЭРларында эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзү буенча комиссияләрнең чираттагы утырышы узды. Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үткәрде.

Утырышта катнашучылар 7 гариза карадылар. «Чаллы», «Түбән Кама» һәм «Чистай» ТОСЭРларында гамәлгә ашырыла торган 5 проектка булдырылачак эш урыннары саны, планлы инвестицияләр күләме һәм проектлар бәясе буенча үзгәрешләр кертелде.

Шулай ук резидент статусы алу өчен 2 яңа гариза каралды. Бу килешүләрне төзү 38 яңа эш урыны булдырырга һәм 44,7 млн сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Метаскан-Кама» ҖЧҖ «Менделеевск»ТОСЭРына 14,7 млн сумлык профессиональ тикшерү һәм эзләү цчен металлодетекторлар җитештерүне оештыру проектын гамәлгә ашыра. Җитештеүдә 13 эш урыны булдырылачак.

«КАО «Поволжье» ҖЧҖ Чаллыда пенополистиролдан ясалган эшләнмәләр җитештерәчәк. Проект 30 млн сум дип бәяләнә, аны гамәлгә ашыру 25 яңа эш урыны оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында 5 ТОСЭР эшли: Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Зеленодольск һәм Менделеевскта. 6 ел эшләү дәверендә аларның территориясендә 129 резидент җәлеп ителгән, 21,2 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.