Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән 2022 ел нәтиҗәләренә багышланган традицион очрашу уздырды. Очрашу Б.Рәмиев ис. ИТ-паркта узды.
Рөстәм Миңнеханов, елга кыскача йомгак ясап, санкцияләргә бәйле кыенлыкларга карамастан, Татарстан төп социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча лидерлык позициясен саклап калды, дип билгеләп үтте. «Барлык билгеләнгән параметрлар да үтәлде. Илкүләм һәм республика проектларына бәйле бурычлар үтәлде. Бу, әлбәттә, республиканың барлык хакимият органнарының һәм безнең территориаль федераль хакимият органнарының, муниципалитетларның һәм предприятиеләрнең җайга салынган системалы эше нәтиҗәсендә», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, республика өчен дә, тулаем ил өчен дә махсус хәрби операция уздыру яңа чакыру булды. Татарстан үз чиратында үз өлешен кертә һәм төбәк алдына куелган барлык бурычларны да үти. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, махсус операция кысаларында төп эш 2 юнәлеш кысаларында алып барыла: мобилизацияләнгән һәм доброволецларга, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм итү. «Без берничә карар кабул иттек – бу мәктәпләрдә туклану да, балалар лагерьларына юлламалар да, башка ярдәм чаралары да. Бу - безнең алар алдындагы бурычыбыз. Без аларны аңлыйбыз. Киләчәктә без аларга бик игътибарлы булачакбыз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Безнең ил үз позициясен якларга тиеш. Һәрберебез үз өлешен кертергә тиеш: республикабыз, мин, Татарстан җитәкчесе буларак, безнең команда, эшкуарлар. Барлык мәсьәләләрдә дә без Россия дәүләтенең патриотлары булырга тиеш. Россия дәүләтчелеген эшләребез белән исбатларга кирәк. Без Ватаныбыз байлыгы өчен хезмәт итәчәкбез. Татарстан илебезнең җитди, куәтле субъектларының берсе булды һәм булып кала», - диде Татарстан Президенты.
Әңгәмә кысаларында Рөстәм Миңнеханов берничә сорауга җавап бирде. Журналистлар Җәмигъ мәчете кайчан төзелә башлаячагы турында кызыксындылар. Президент хәбәр иткәнчә, якын арада яңа дини объект проектын раслау планлаштырыла. «Без халыкара конкурс үткәрдек. Аның нәтиҗәләре буенча классик һәм заманча ике проект сайлап алынды. Якын арада барлык кирәкле карарлар кабул ителәчәк. Киләсе елда төзелешне башлау планлаштырыла», - диде ул.
Республикада Цифрлаштыру елы кысаларында күп эш башкарылды. Барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр дә электрон рәвешкә күчерелде, 3 меңнән артык социаль объект югары тизлекле интернетка тоташтырылдды. Инфраструктура үсә. Моның ачык мисалы – Б. Рамиев ис. яңа ИТ-парк ачылу. «Ләкин иң мөһиме – кешеләр. Цифрлаштыру буенча безнең барлык тармакларда да программалар бар. Безгә бу бурычларны тормышка ашыра алырлык белгечләр әзерләргә кирәк», - дип өстәде ул.
Цифрлаштыру өлкәсендә тагын бер мөһим проект - РКХнең HIMSS стандартлары буенча халыкара сертификациясе.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республика тарафыннан Лисичанскны - Татарстанга шефлык итүче шәһәрне торгызу буенча зур эш алып барыла. Әйтик, йортларда газ белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителгән диярлек, су һәм җылылык мәсьәләләре системалы рәвештә хәл ителә. Социаль-мәдәни объектларда ремонт эшләре бара, шәһәргә махсус техника һәм янгын сүндерү машиналары җибәрелгән. «Без алга таба да аларга ярдәм итәчәкбез. Лисичанск - ул безнең республика җаваплылыгы өлкәсе», - дип белдерде ТР Президенты.
Мәгариф мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Рөстәм Миңнеханов яшьләргә патриотик тәрбия бирү кирәклеген билгеләп үтте. Моңа балалар һәм яшьләрнең яңа Бөтенроссия хәрәкәте ярдәм итә, дип саный Татарстан Президенты.
Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Көекледә табиб амбулаториясен ачуда катнашты. Ул эштә цифрлы мөмкинлекләрне куллануның мөһимлеге турында билгеләп үтте. «Табиб амбулаториясе профессионаллар белән тәэмин ителергә тиеш. Моннан тыш, бу медицина үзәкләрендә санлы технология мөмкинлекләре кулланылырга тиеш. Без бит һәркайда да югары дәрәҗәдәге белгечләрне тота алмыйбыз. Видеоконференцэлемтә мөмкинлекләре һәм башка кораллар да бар», - диде ул.