Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында балалар белән очрашты. Очрашу Б. Рәмиев исемендәге ОТ-паркта узды.
Өч яшьлек Тимур үз открыткасында республика Президенты белән очрашырга теләк белдергән. Ә программалаштыру белән мавыккан 12 яшьлек Руслан Татарстан киңлегеннән алдынгы урында булырга хыялланган.
Рөстәм Миңнеханов балалар белән сөйләшеп торды, аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Очрашу башланыр алдыннан Руслан өчен яңа ОТ-парк буенча экскурсия үткәрделәр, аерым алганда, киберарена мөмкинлекләрен күрсәттеләр.