Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Сочи-2008” VII халыкара инвестицион форумында катнашачак
18.09.2008Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче кешеләр “Казан” халыкара аэропортыннан,
“Сочи-2008” VII халыкара инвестицион форумында катнашу өчен, Сочига киттеләр.
Шуны да искәртик: форумда Татарстан Республикасы нефть химиясе, машина төзелеше һәм башка өлкәләрдә үзенең кайбер инвестицион проектларын тәкъдир итә. Форум кысаларында Татарстан Республикасы экспозициясе эшләячәк (күргәзмә мәйданы – якынча 250 кв. метр).
Бүген үк Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановның VII Халыкара инвестицион форумның оештыру комитеты рәистәшләре исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнашуы планлаштырылган (“Жемчужина” кунакханәсе, Сочиның яр буе).
Иртәгә, 19 нчы сентябрьдә, Татарстан делегациясе “Сочи-2008” VII халыкара инвестицион форумы кысаларында “Россия икътисады – инвестицияләрне кая кертергә?” дигән пленар утырышта булачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте