Рөстәм Миңнеханов Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитеты хезмәткәрләренә «УАЗ Hunter» автомобильләренә сертификат тапшырды

24.12.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты хезмәткәрләренә «УАЗ Hunter» автомобильләренә сертификат тапшырды. Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәт Йортында узды.

«УАЗ Hunter» автомобильләре (барлыгы 43 машина) ведомство инспекторлары тарафыннан хезмәттәге бурычларын үтәү өчен билгеләнгән.

Яңа автомобильләргә сертификат ТР Дәүләт комитеты рәисе Федор Батковка тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов инспекторларның транспорт чараларына сакчыл караячагына, шулай ук  Яңа ел  бәйрәм каникулларында да хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда аучылык өлкәсендә, шулай ук аеруча саклана торган табигый территорияләрдә закон бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча зур эш алып барыла.

2022 елда күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча аучылык ресурсларына китерелгән зыян капланды (ачылганның 98%ы), хокук саклау органнарына тапшырылган материаллар буенча табигатьне саклау законнарын бозган өчен 78 җинаять эше кузгатылды, шул ук вакытта 55 җинаять эше буенча суд карарлары чыгарылды. Республика елгалары акваториясен браконьер ятьмәләреннән чистарту буенча чаралар башкарылды - 3410 ятьмә тартып алынды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.