Рөстәм Миңнеханов 2022 елгы автоспорт сезонына йомгак ясау тантанасында катнашты

23.12.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елгы автоспорт сезонына йомгак ясау тантанасында катнашты.

Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Автомобиль спорты федерациясе президенты Иван Егоров мөрәҗәгать итте.

ТР Автоспорт федерациясенең 2022 ел сезоны нәтиҗәләре буенча видеофильм күрсәтелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, бүген – барысын да җыйган искиткеч вакыйга: 2022 елның автоспорт сезоны тәмамланды. "Ел саен безнең узышчылар осталыкның югары дәрәҗәсен күрсәтәләр, ә клублар ышанычлы югары технологияле спорт техникасын әзерлиләр, - диде ул. - Бу бик мөһим. - Һәр спорт сезоны көрәш тизлеге һәм кызулыгы буенча уникаль – спортчылар иң яхшы секундларны күрсәтергә омтыла. Шунысы куанычлы, безнең конкуренция көчле - гамәлдәге чемпионнар үз позицияләрен бирмиләр, беренче булырга омтылучы талантлы, яшь һәм кыю спортчылар үсеп килә».

«Узган сезонда җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләп үтәсем килә: Дмитрий Брагин, Тимур Богуславский, Рәис Миңнеханов, Олег Жаворонков, Рөстәм Фәтхетдинов, Евгений Ушмаев, Рәдис Хашимов һәм, әлбәттә инде, узышларга әзерлекнең югары дәрәҗәсен күрсәтүче «КАМАЗ-мастер» командасын. Моның дәлиле – иң абруйлы узышларда гаҗәеп җиңүләр. Дакарда КАМАЗның абсолют җиңүе - 2022 аеруча шатлык китерде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, узган ел безгә яңа тәҗрибә – фиджитал-узышлар уздыру тәҗрибәсе дә бүләк итте. Бу "Киләчәк Уеннары" проекты кысаларында дисциплина, анда спортчылар компьютер уенында һәм узыш трассасында (картинг) көч сынаша. Бу катлаулы һәм кызыклы ярышта EK-ALGA командасы җиңү яулады. Борис Гарифуллин һәм Михаил Стаценко виртуаль һәм реаль ярышлар болидларын сынадылар.

"Яңа ел алдыннан сезне тагын бер кат автоспорт сезоны ябылуы белән котлыйм. Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм искиткеч җиңүләр телим», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук нәтиҗәләргә ирешүдә Татарстан Республикасы Автомобиль спорты федерациясе җитәкчесе Иван Егоровның роле һәм республикада автоспорт үсешенә керткән өлеше турында ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен - «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исемнәрен тапшырды.

Тантана концерт программасы белән тәмамланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.