Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремле территориясендә чыршы бәйрәменә килгән балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Чыршы бәйрәменә мобилизацияләнгән татарстанлыларның гаиләләре балалары чакырылган иде.
«Без барыбыз да бу вакыйганы – Яңа елны түземсезлек белән көтәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без сезнең өчен махсус нәрсә эшләргә теләдек. Чыршы монда беренче тапкыр куелды. Бу тарихи мәйдан һәм ул яңа ел алдыннан беркайчан да кулланылмаган. Без бу территорияне тәртипкә китердек, һәм сез – Кремльдәге бу мәйданчыкта беренче кунаклар».
«Без сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез», - дип вәгъдә итте Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Ул ассызыклаганча, күп кешеләрнең тормышында иң мөһиме – балалар. »Тормышта иң мөһиме – сез - безнең балаларыбыз. Балаларның үсүе, яхшы белем алуы мөһим. Сезне һәм ата - аналарыгызны чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм», - диде Татарстан Президенты.
Чарада ТР Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.
Белешмә өчен:
Казан Кремлендә беренче тапкыр Гавами урыннар ишегалды ачылды - аның территориясендә бәйрәм мәйданчыгы урнашкан. Быелга кадәр ишегалды хуҗалык ихтыяҗлары өчен кулланылган. Бүген ул шәһәр халкы һәм туристлар өчен мөстәкыйль җәмәгать киңлегенә әверелде.
15 гыйнварга кадәр Гавами урыннар ишегалдында яңа ел ярминкәсе, спектакльләр белән кышкы программа, балалар өчен мастер-класслар һәм Казан төркемнәре чыгышлары узачак.