Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында катнашты. Анда шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Утырыш кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында»гы закон турында чыгыш ясады.
«Безнең ике срокка республика Президентын сайлый алуыбыз федераль үзәкнең Татарстанга мөнәсәбәте турында сөйли. Ләкин яңа конструкция безгә алга барырга мөмкинлек бирә, дип уйлыйм. Татарстан - илнең әйдәп баручы төбәкләреннән берсе: икътисад, социаль-икътисадый үсеш, башка юнәлешләр буенча. Бүген без барлык федераль проектларда да катнашабыз. Безнең ил җитәкчелеге, Хөкүмәт белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Бүген махсус хәрби операция шартларында илебезнең бердәмлеген һәм бергәлеген саклап калу мөһим», - диде Татарстан Президенты.