Роман Шәйхетдинов «Теләкләр чыршысы»нда катнашты

23.12.2022

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Казанда ел саен уздырыла торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә катнашты. Балалар теләкләре улган шарлар белән бизәлгән чыршы Татарстан Республикасы Дәүләт Советында урнаштырылган.

Роман Шәйхетдинов чыршыдан өч Яңа ел шарын алды. Алабуга районыннан өч яшьлек Ксения Пучнева балалар кухнясын сораган. Арча районыннан аның яшьтәше Мөхәммәт Арсаев кышкы сикерү комбинезонын бүләк итеп аласы килгән. Ә Чистайдан 17 яшьлек Илья Федотов узышлар спорт машинасында йөрергә хыяллана.

Роман Шәйхетдинов балаларның барлык теләкләре, һичшиксез, үтәләчәк, дип билгеләп үтте.

«Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәле Россиядә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан 2018 елдан бирле үткәрелә. Анда катнашучылар -  авыр авырулары булган балалар һәм өлкәннәр, ятим балалар, керем дәрәҗәсе яшәү минимумыннан түбән булган гаилә балалары.

Яңа ел хыяллары проект критерийларына эләккән барлык теләүчеләрдән махсус сайтта җыела. Татарстан Республикасыннан барлыгы 3 меңнән артык теләк килгән.


ТР Премьер-министры урынбасары Р.А. Шәйхетдинов Аппараты.