Константин Цицин фикеренчә, капиталь ремонтны әзерләү һәм үткәрү буенча Татарстан тәҗрибәсе Россия төбәкләрендә дә кулланылырга мөмкин

18.09.2008

Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауда ярдәм итү фонды акчаларыннан финанс ярдәме алу һәм күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрүгә Татарстан Республикасы гаризасы – Россия Федерациясе субъектлары арасында иң зурысы. Бу турыда бүген Татарстан Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә генераль директор – “Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауда ярдәм итү фонды” дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Константин Цицин хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә форматында узды һәм ул “Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауда ярдәм итү фонды турында” 185 нче номерлы федераль законны тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган иде. Чараны Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Гариза нигезендә, Татарстанга капиталь ремонт өчен иң зур сумма – 1,9 млрд. сум бүлеп бирелгән. Капремонтка шундый ук күләмдәге акча Татарстан Республикасы бюджетыннан да бирелгән, чөнки программа бергәләп финанслау шартларында тормышка ашырыла.
Константин Цицин сүзләренә караганда, программа буенча Татарстан республиканың муниципаль районнарын да кертүне тәэмин иткән (100 %).
Чагыштыру өчен, ул түбәндәге мәгълүматны җиткерде: Россия буенча тулаем алганда, 2008 елда капремонт үткәрүгә якынча 2 млрд. сум бүлеп бирелә.
“Безне, Фонд вәкилләре буларак, барыннан да күбрәк финанс дисциплинасы борчый, - диде Константин Цицин. – Һәм Татарстанда бу мәсьәләдә эшләр торышы начар түгел. Фонд 2008 ел планында каралган акчаларның 100 % ын күчерде, республика бюджеты капиталь ремонт үткәрүгә шулай ук үз өлешен кертте. Җирле бюджетлар акчаның 84 % ын, торак хуҗалары 64 % ын күчерде. Бүгенге көнгә план буенча ремонт эшләре йортларның 99,3 % ында башланган, шуның белән бергә объектларның 41 % ында – бу 771 йорт – эшләр төгәлләнгән”.
Константин Цицин фикеренчә, кышкы сезон җиткәнче, эшләрне төгәлләүне тизләтергә кирәк. Ул шулай ук төп бурычларның берсе – гражданин үзен торакның чын хуҗасы итеп тойсын өчен, аларның һәрберсенә ишетелерлек итеп аңлату кирәклеген әйтеп китте.
“Татарстанда үз норматив документларын булдыру буенча шактый зур эш башкарылган, - диде “Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауда ярдәм итү фонды” дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе, - республикада бөтен ил буенча тиражлана алырлык гениаль тәҗрибә тупланган. Әйтик, аерым алганда, казначылыкта капиталь ремонт үткәрелә торган һәр йортның счеты ачылган, нормативлар кабул ителгән, проект-смета документлары һәм дәүләт экспертизасы актлары җыелган.
“Иң беренче чиратта, нәкъ менә алдан уйланган система аркасында Татарстан ремонт эшләренең шундый күләмен уңышлы башкарып чыга алды”, - диде Константин Цицин.
Шуның белән бергә ул кайбер кимчелекләрнең дә ачыклануын билгеләп узды. Әйтик, игътибарны капиталь ремонтка гына түгел, турыдан-туры тулаем торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясау процессына юнәлтергә кирәк (195 нче номерлы федераль законның 14 нче статьясы нигезендә).
Константин Цицин шулай ук күпчелек төбәкләрне икефатирлы йортларга ремонт ясау мәсьәләсе борчуын әйтте. Аның сүзләренә караганда, бу йортлар да капиталь ремонт программасына “азфатирлы” йортлар буларак керәчәк.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт буенча 2009-2010 елларга билгеләнгән эшләр күләмен кыскарак вакыт – бер ел эчендә башкару мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бу юл белән акчага сизелерлек экономия ясау (инфляция процессларын исәпкә алып) һәм шул рәвешле зур күләмдә эшләр башкару күздә тотыла. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, капремонт программасын Татарстан бюджетыннан бергәләп финанслауга акча каралган.
“Элек без мондый тәкъдим белән чыкмадык, чөнки башта республикада программа туктап торды, - диде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы. – Хәзер бездә бу күләмдәге эшләрне башкарып чыга алуыбызга ышаныч барлыкка килде”.
Республика районнарында капиталь ремонтның барышы һәм 18 нче сентябрьгә эшләрнең торышы турында тулы доклад белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин чыгыш ясады.
Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм генераль директор - “Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауда ярдәм итү фонды” дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Константин Цицин республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен пресс-конференция үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте