Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы утырышында катнашты

16.12.2022

Бүген Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы узды. «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә узган утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Утырыш барышында Директорлар советы әгъзалары «КАМАЗ» производствосындагы эшләр торышын карадылар, компания ирешкән финанс күрсәткечләре турында фикер алыштылар, 2023 елга планнар һәм перспективалар билгеләделәр.

Ахырда «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.

Сергей Когогин РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә яңа махсус техника эшләүгә һәм булдыруга, илнең оборона сәләтен ныгытуга зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, утырыш кысаларында чыгыш ясап: «Без санкцияләргә карамастан, «КАМАЗ»да бара торган процесслар белән горурланабыз. Бу инвестицияләр дә, яңа продуктлар да,иң заманча двигательләр һәм коробкалар, иң яхшы кабиналар да.  Һәм - иң яхшы машиналар да. «КАМАЗ» коллективына сезнең эшегез өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәм».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга , шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына «КАМАЗ»га күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

«КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы әгъзалары шулай ук фәнни-техник үзәктә булдылар, анда аларга «КАМАЗ»ның яңа модельләре күрсәтелде. Кунакларны шулай ук пресс-рама заводында лонжероннарны профильләштерү линиясе эше белән таныштырдылар, кабиналар җыю конвейерын һәм автомобиль заводындагы баш җыю конвейерын, «КАМАЗ»ның башка җитештерү мәйданчыкларын күрсәттеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.