Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы отпускта
27.07.2013
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елның 27 июленнән алып 1 августына кадәр кыска вакытлы отпускка китте.
Татарстан Республикасы Конституциясенең 98 статьясы нигезендә отпуск чорына Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковка йөкләнә.
ТР Президенты Матбугат хезмәте