Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет утырышында видеоконференцэлемтә режимында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды.
Чара «Россия 24» телеканалында трансляцияләнде.
«Без традиция буенча ел азагында Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет утырышын уздырабыз, илкүләм максатларга ирешү өчен нәрсә эшләнгәнен төгәл бәялибез, ә бу, ассызыклап әйткәндә, 2030 елга кадәр ил үсешенең төп, интеграль юнәлешләре, - диде Владимир Путин. - Бүген гамәли көн тәртибендәге төп мәсьәлә сыйфатында Россиянең технологик суверенитетын, шул исәптән сәнәгать кластерларын тәэмин итүче технологик үсеш проектларына инвестицияләргә ярдәм итүнең системалы механизмнарын карап чыгыйк».
Владимир Путин ассызыклаганча, киләчәк, 2023 елга дәүләт сәясәтенең кайбер мөһим бурычларын билгеләргә, безгә ышанычлырак үсәргә һәм шул исәптән бүген илебез икътисады да, гражданнар алдында торган чакыруларга җавап бирергә мөмкинлек бирүче яңа карарлар тәкъдим итәргә кирәк.
Нотыклар белән РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, РФ Дәүләт Советының сәнәгать буенча комиссиясе башлыгы Алексей Дюмин чыгыш ясады.
Тулырак - http://www.kremlin.ru/events/president/news/70086