Рөстәм Миңнеханов «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айхан белән очрашты

15.12.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айхан белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Хезмәттәшлекне ныгыту, ИХО кысаларында эшлекле элемтәләрне җайга салу мәсьәләләре каралды. Яшьләр линиясе буенча хезмәттәшлек – халыкара хезмәттәшлекне ныгытуның мөһим өлеше, дип ассызыкланды.

Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Казан 2022 елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы итеп сайланган иде. Бу җитди статус беренче тапкыр ИХО күзәтүче иле  шәһәренә бирелде.

Бүген Казанда «Казан - ИХОның Яшьләр башкаласы 2022» елын ябу кысаларында чаралар уза.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.