Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклубның чираттагы утырышында катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Медиаклуб утырышы Дәүләт Третьяков галереясеның Инженерлар корпусында узды. Чарада катнашучылар «Игорь Грабарь. Тууына 150 ел тулуга» күргәзмәсен карадылар. Моннан тыш, биредә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Дәүләт Третьяков галереясе» бөтенроссия музей берләшмәсе» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Третьяков галереясе директоры Зөлфирә Трегулова һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова кул куйды.
Медиаклуб утырышын алып баручы Ләйсән Дусаева чыгыш ясады. Кереш сүз белән чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы вәкиллеге каршындагы медиаклуб рәисе - «Российская газета»ның баш мөхәррире Владислав Фронин (Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган). Ул, аерым алганда, берничә актуаль теманы күтәрде, шул исәптән ялган мәгълүмат тарату, санкцияләр шартларында башка дөрес булмаган мәгълүматлар һәм килеп туган шартларда Россиягә моңарчы күрелмәгән басым. Бүген традицион, дәүләт ММЧ роле арта, чөнки анда ышанычлы мәгълүмат табып була.
«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, көндәлек тормыш турында сөйләсәк, бүген укучыны бу вакыйганың үзе түгел, ә автор фикере кызыксындыра. Шул ук вакытта традицион ММЧ өлешчә блогерлардан калышкан кебек. Тик белгечләр фикеренчә, бүген блогерлар белән ММЧ арасындагы чик юкка чыга, чөнки күп кенә популяр блогерлар – штаттагы хезмәткәрләр булган бер үк редакцияләр.
Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Айдар Сәлимгәрәев, Татарстаннан чыккан журналистларның кече ватан белән элемтәләрен югалтмавы, медиаклуб утырышлары барышында аралашудан тыш, гомуми бурычларны хәл итү мөмкинлеге аеруча куанычлы, диде.
Үз чиратында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, намуслы һәм тикшерелгән ММЧ Россиягә карата фейк-һөҗүм дулкыннарына каршы көрәштә зур әһәмияткә ия. Махсус хәрби операция һәм Россиягә моңарчы күрелмәгән дустанә булмаган басым ясау шартларында массакүләм мәгълүмат чараларының роле арта, дип билгеләп үтте ул Россия Федерациясендә Татарстан вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышы барышында.
Үзебезнең гавәми мәгълүмат чаралары аша махсус операциянең сәбәпләре һәм азат ителгән территорияләрдә башкарыла торган бурычлар турында дөрес, чын мәгълүмат җиткерергә була, дип ышана Рөстәм Миңнеханов. «Ялган һәм мәгълүмати һөҗүмнәр бик күп. Монда матбугатның роле бик зур. <...> Россиягә каршы көрәш бара, бу бик начар. Аның каруы, без импортны алмаштыруга нинди участоклар мохтаҗ икәнлеген күрдек, партнерыбыз кем икәнен, ә юлдашыбыз кем икәнен аңладык. Боларның барысын да без кичерәчәкбез, дәүләтебез тарихында без моны уздык инде. Бу катлаулы чорда без бердәм булырга тиеш», – дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты утырышта катнашучыларга.
Ул шулай ук очрашуны оештыручыларга, ММЧ вәкилләренә һәм Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Сез күп файдалы эшләр башкарасыз, проектларны гамәлгә ашырасыз һәм безнең республика өчен һәрвакыт җан атасыз. Бу бик мөһим, без һәрвакыт бу ярдәмгә мохтаҗ», - дип нәтиҗә ясады Татарстан Президенты.
Дискуссия тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм республиканың социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу шул исәптән - «Дуслык» ордены,«ТР алдындагы казанышлары өчен» ордены медале,«ТАССРның 100 еллыгы» медале һәм башкалар.
Медиаклуб утырышы зур булмаган концерт программасы белән тәмамланды.
Белешмә өчен:
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышы февраль аенда, «Исмаил Әхмәтовның мәгариф һәм мәдәнияткә ярдәм итү фонды» һәм «Arch-Skin» компаниясендә узды.
Медиаклубка 2010 елның декабрендә нигез салына. Медиаклубның төп максаты - Татарстан Республикасы икътисадын үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иҗтимагый инициативаларга ярдәм итү, республика проектларын гамәлгә ашыруда булышу, шул исәптән милли мәдәниятне һәм телне саклап калу.
Медиаклуб 120 дән артык журналистны – әйдәп баручы Мәскәү һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен берләштерә. Алар барысы да йә Татарстаннан, йә республикада укыганнар һәм эшләгәннәр, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән чыккан татарлар.