Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Дәүләт Третьяков галереясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

14.12.2022

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Дәүләт Третьяков галереясе» бөтенроссия музей берләшмәсе» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Имзалау Дәүләт Третьяков галереясенең Инженерлар корпусында үтте.

Документка Третьяков галереясе директоры Зөлфирә Трегулова һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова кул куйды.

Документка кул куюда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Килешү кысаларында мәдәният һәм туризм өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру, мәдәни-танып белү, вакыйгалар һәм туризмның башка төрләрен үстерүгә ярдәм итү, Татарстан территориясендә уртак проектларны мәгълүмати яктырту күздә тотыла.

Шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният институтлары базасында, Дәүләт Третьяков галереясе һәм башка музей фондларын җәлеп итеп, күргәзмә проектларын оештыруда һәм үткәрүдә – Татарстан музейлары фондларыннан сәнгать әсәрләрен җәлеп итеп ярдәм күрсәтү күздә тотыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.