Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Н.И. Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университетында булды.
Бу югары уку йортына 1906 елда нигез салына. Дөньяда беренчеләрдән булып педиатрия һәм медицина-биология факультетларын кертә. Бүген Н.И. Пирогов исемендәге РФМУ – илнең иң эре фәнни-мәгариф һәм медицина үзәге, анда 8 факультет, 115 кафедра, 143 клиник база, шулай ук 3 үз клиникасы бар.
Университетта барлыгы 10 меңнән артык студент, 2,5 мең аспирант һәм ординатор белем ала. Алар арасында Татарстан студентлары да бар (121 студент, 20 ординатор).
Н.И. Пирогов исемендәге РММУДА Рөстәм Миңнехановка молекуляр технологияләр бүлеген күрсәттеләр, ул автоиммун авыруларын дәвалау өчен күзәнәкләрне тикшерү һәм бүлү белән шөгыльләнә (аерым алганда, Бехтерев авыруын дәвалау өчен күзәнәкләр белән эшләүне тәкъдим иттеләр). Аннары Рөстәм Миңнеханов регенерация медицинасы бүлегенең эше белән танышты, ул сирәк орфан - күбәләк авыруы дип аталучы авыруы булган кешеләрне тернәкләндерү өчен материал эшләү белән шөгыльләнә, шулай ук хирурглар квалификациясен күтәрә торган геном үзәге һәм мультипрофильле аккредитация-симуляция үзәге бар.
Шунда ук Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан чыккан студентлар белән очрашты. Ул республикада булган алдынгы медицина учреждениеләре, шулай ук республикада яшь белгечләр өчен булдырыла торган шартлар турында сөйләде.
«Без бина төзи алабыз, заманча җиһазлар сатып ала алабыз, ләкин бу чылбырның иң кыйммәте - кешеләр. Сезгә шундый җитди фәнни үзәктә уку бәхете язды», - диде Рөстәм Миңнеханов, студентларга мөрәҗәгать итеп.
Очрашу вакытында шулай ук республиканың медицина оешмаларында студентлар өчен практика оештыру турында карар кабул ителде.