ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасында капиталь ремонтның республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде

10.12.2022

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасында капиталь ремонтның республика һәм федераль программаларын тормышка ашыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр билгеләп үткәнчә, быелгы лимитлар кысаларында капиталь ремонт һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча 9 федераль программа кысаларында барлык объектлар да тәмамланган. Бу 5 млрд 261 млн сумлык 114 объект.

Республиканың 29 капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру буенча 28 программа тәмамланган, алар 2 мең 627 объектны үз эченә ала. Финал этабында 1 программа һәм аңа керүче 2 объект кала. Бу - Чистайда һәм Нурлатта стационарларны капиталь ремонтлау программасы буенча 2 хастаханә. Алар буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 89% һәм 97,5% тәшкил итте.

Узган 2 атнада подрядчылар тарафыннан 15 психологик-педагогик ярдәм үзәге ремонтлау программасы тәмаланган. Казан шәһәрендә соңгы 4 объект файдалануга тапшырылган. Балаларны савыктыру лагерьларын, җәмәгать судьялары биналарын һәм күп фатирлы йортларны ремонтлау буенча программалар да төгәлләнгән. Подрядчылар шулай ук Саба, Биектау һәм Кайбыч районнарында чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау программасы буенча соңгы объектларны тапшырганнар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.