Бүген ТР Хөкүмәт Йортында М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультеты деканы, икътисад фәннәре докторы, профессор Александр Аузан лекция укыды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Лекциянең темасы - «Кеше капиталы һәм икътисадый үсеш: икътисадның мәдәни кодлары».
Александр Аузан үз чыгышында кеше капиталының яңа характеристикалары, мәдәни тәшкилият белән икътисадый үсеш арасындагы закончалыклар турында сөйләде.
Спикер билгеләп үткәнчә, мәдәни кыйммәтләр һәм җан башына тулаем эчке продукт арасында тотрыклы бәйләнеш бар (мәдәният, икътисад һәм сәяси мөнәсәбәтләрнең үзара бәйләнеше). Мәдәният милләтнең конкурентлы өстенлекләренә тәэсир итә ала: эшкуарлыкка, инновацияләргә, хуҗалыкның мобилизацион методларына һ. б.
Спикер тулаем алганда илнең һәм Татарстан Республикасының үзенчәлекләрен һәм характерлы аермалыкларын ачты, аерым алганда, төбәкләрнең мәдәни үзенчәлекләренә таяна ала торган төбәк дәрәҗәсенә һәм үсеш стратегиясенә анализ ясады.
Татарстан Президенты экспертка Татарстанга күрсәткән вакыты һәм игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм икътисадый үсеш мәсьәләләрен хәл итүдә фәнни алымнарның мөһимлеген билгеләп үтте.