Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел ел йомгаклау чарасында катнаша

09.12.2022

Бүген Мәскәүдә Союзлар йортында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан йомгаклау чарасы уза.

Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм дәүләт хакимияте органнарыннан, Россия төбәкләреннән чакырылган кунаклар катнаша.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләвен укыды.

«Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан оештырылган йомгаклау чарасында катнашучыларны сәламлим. Россия цивилизациясе үсешенә зур йогынты ясаган әлеге тарихи вакыйгага багышланган тантаналар югары дәүләт дәрәҗәсендә узуына чын күңелдән шатмын. Бөтен ил буенча юбилей химаясе астында үткәрелгән күп кенә чаралар җәмгыятьтә динара һәм милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, Россиянең мөселман өммәтен берләштерүгә, нәтиҗәле халыкара элемтәләрне үстерүгә һәм илебезнең ислам дөньясында абруен ныгытуга зур өлеш кертте. Йомгаклау чарасын уздыру безнең күп милләтле Ватаныбыз башкаласы - герой Мәскәү шәһәрендә безнең барыбыз өчен истәлекле Ватан Геройлары көненә туры килүе символик мәгънәгә ия», - диелә сәламләү текстында.

Үз чиратында, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән барлык чараларның да югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

«Ил Президенты боерыгы буенча Хөкүмәт тарафыннан оештыру комитеты оештырылды һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 еллыкны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар планы расланды. Күп нәрсә эшләнде – мөһим инфраструктура объектлары эшләтеп җибәрелде, илебезнең дини мирасы буенча хезмәтләр бастырылды, конференцияләр, күргәзмәләр һәм башка истәлекле вакыйгалар үткәрелде. Чараларның планын үтәүнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтәсем һәм оештыру комитетының барлык әгъзаларына, дини лидерларга һәм бәйрәм чараларын оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәсем килә. Без шулай ук ислам илләре дусларыбызга бик рәхмәтле. Көнбатышның агрессив йогынтысы шартларында без аларның ярдәмен, безнең позицияне тирәнтен аңлавын һәм конструктив хезмәттәшлекне күрәбез», - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә мөһим федераль статус бирү турындагы карар өчен рәхмәт белдерде.

«Россия Президенты Владимир Владимирович Путин боерыгы һәм вице-премьер Марат Шакирҗан улы Хөснуллин җитәкчелегендәге оештыру комитетының актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу бөтенроссия масштабында билгеләп үтелде»,- диде үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

«Изге Болгар җыены» тантаналары, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышы, «KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты, Казан Глобаль яшьләр саммиты, шулай ук Казан Җәмигъ мәчете төзелү урынында истәлек ташы кую Татарстанда елның иң әһәмиятле вакыйгалары арасында булды.

«Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү безнең күп милләтле илебез тарихында тагын бер якты сәхифә булыр, дип ышанам. Ислам дөньясында Россия абруен ныгытырга ярдәм итәчәк һәм җәмгыятьтә милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга хезмәт итәчәк», - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.