Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2023» халыкара икътисадый саммитының оештыру комитетын җитәкләячәк

09.12.2022

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2023» халыкара икътисадый саммитының оештыру комитетын җитәкләячәк. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән әлеге чарага федераль статус биреләчәк.

Бу хакта бүген Мәскәүдә  Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2023» XIV халыкара икътисадый саммитына әзерлек һәм аны уздыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә узды. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышны ачып, Марат Хөснуллин Россиянең ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлегенең үсеп килүче перспективаларын билгеләп үтте.

«Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый форумына федераль статус бирү бурычын куйды. Яңа икътисадый чынбарлык шартларында бу чара безнең ил өчен стратегик әһәмияткә ия. Ул Россия бизнесының ислам дөньясы илләре белән эшлекле элемтәләрен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк. Безнең мөселман илләре белән хезмәттәшлекнең зур перспективалары бар,-дип белдерде РФ вице-премьеры. – Россия ислам дөньясы илләрен үзенең ышанычлы стратегик партнерлары итеп күрә. Аларның күбесе халыкара аренада мөстәкыйль һәм бәйсез сәясәт алып барганга, хәзер уртак проектларны үстерергә һәм яңа мөмкинлекләрне кулланырга мөмкинлек бирә».

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, ил Президенты йөкләмәсе буенча ул «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли, һәм «KazanSummit» нәтиҗәле икътисадый инструмент булып тора.

«Барыннан да элек, «KazanSummit» федераль статусын бирү турындагы карар өчен, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга рәхмәт белдерәсем килә. Бу безнең өчен зур ышаныч. Илнең икътисадый мәнфәгатьләрен тәэмин итү зарурлыгы шартларында Россия Федерациясенең мөселман илләре белән хезмәттәшлеген киңәйтүнең әһәмияте арта», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга.

Татарстан Президенты искә төшергәнчә, 2009 елдан 13 саммит үткәрелгән. Агымдагы 2022 елда «KazanSummit»та халыкара оешмалардан, дәүләт хакимияте органнарыннан, илчелекләрдән, әйдәп баручы инвесторлардан һәм бизнесменнардан 6,5 мең вәкил катнашкан. Барлыгы дөньяның 64 иле һәм Россиянең 59 төбәге.

Киңәшмәдә катнашучылар  «Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit 2023» халыкара икътисадый саммитын үткәрү даталарын тәкъдим иттеләр: бу - 2023 елның 18-19 мае.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.