Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Советның кече һәм урта эшмәкәрлеккә багышланган утырышында катнашты
17.09.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Советның кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләсе каралган утырышында катнашты.
Совет утырышын Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота үткәрде.
Рәсми мәгълүматларга караганда, 2008 ел башына Идел буе федераль округында кече предприятиеләр саны 191,4 мең иде. Соңгы өч елда округның барлык төбәкләрендә дә кече предприятиеләр саны арту күзәтелде (Пенза өлкәсеннән кала, анда бу санның 5 % ка кимүе теркәлгән).
Тулаем алганда, өч ел эчендә округ буенча кече предприятиеләр үсеше 20 % тәшкил иткән (Татарстан Республикасында – 11,4 %, Удмуртия Республикасында – 61 %, Мордовия Республикасында – 60 %, Ульян өлкәсендә - 44,8 %, Самара өлкәсендә - 2,1 %, Мари Эл Республикасында – 6,7 % һәм Саратов өлкәсендә - 8,7 %).
Борис Павлов кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә зур игътибар бирелүен әйтеп узды, чөнки аның үсеше белән республиканың инвестицион яктан җәлеп итүчәнлеген арттыру, тулай төбәк продукты үсеше бәйләнгән. Эшмәкәрлек Татарстан инновацион үсешенең куәтле коралы булып тора. Аның ярдәмендә республика икътисадына инвестицияләр керү һәм аларны нәтиҗәле арттыруны тәэмин итәргә мөмкин.
Татарстанда үз эченә якынча 2000 кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын алган 30 дан артык эшмәкәрләр берләшмәсе эшли.
2007 ел эчендә кече предприятиеләрнең товар әйләнеше, Идел буе федераль округы буенча тулаем алганда, 2336,1 млрд. сум тәшкил иткән. Алар тарафыннан төп капиталга кертелгән инвестицияләрнең 61,7 млрд. сумы үзләштерелгән, бу хосусый формалардагы барлык предприятие һәм оешмалар үзләштергән инвестицияләрнең 6 % ы. 2007 елда Татарстан Республикасында төп капиталга инвестицияләр күләме кече предприятиеләрдә 10610,1 млн. сум тәшкил иткән, соңгы өч елда инвестицияләр 1,3 тапкыр арткан.
Эшмәкәрләрнең кредит алу мөмкинлеген киңәйтүдә төп корал булып гарантия фондлары тора. Алар дәүләтнең кече һәм урта эшмәкәрлеккә финанс-кредит ярдәмен турыдан-туры бюджет кредиты бирүеннән инвестицион проектларны гарантияле тәэмин итүгә юнәлтә алалар. Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең 9 субъектында (Башкортстан Республикасы, Мордовия Республикасы, Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Пермь крае, Киров, Пенза, Саратов һәм Ульян өлкәләрендә) гарантия фондлары оештырылган һәм эшли, тагын өч төбәктә (Мари Эл Республикасы, Ырынбур һәм Самара өлкәләрендә) алар оештырылу стадиясендә тора.
Татарстан Республикасында ташламалы микрокредитлаштыру программасы буенча 1587 кече эшмәкәрлек субъекты 431 млн. сумга кредит алган.
2008 елның ноябреннән Татарстан Республикасында “Эшмәкәргә ашыгыч юридик ярдәм” төбәк программасы эшли башлаячак. Аның максаты – кече эшмәкәрлек субъектларын тикшерү һәм аларны нәтиҗәләре буенча нигезсез җаваплылыкка тарту санын киметү. Утырышта катнашучылар Россия Федерациясе Федераль Җыелышы адресына кайбер тәкъдимнәрен юлладылар. Алар арасында эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барганда административ чикләүләрне бетерү мәсьәләсе буенча законнар кабул ителүне тизләтү һ.б.ш. бар иде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте