Казанда халыкара наномедицина үзәге барлыкка килергә мөмкин

17.09.2008

Кичә, 16 нчы сентябрьдә, Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов җитәкчелегендәге ведомстводан тыш эшче төркем утырышында “Радионуклид наноструктураларны шешләргә диагноз кую һәм аларны дәвалау өчен файдалану” дигән проект буенча эшләр каралды.
Проект Казанда Россия Федерациясенең финанс үсеше институтлары катнашында халыкара наномедицина үзәге төзүне күздә тота.
Борис Павлов түбәндәгеләрне билгеләп үтте: республикада фәнни потенциал, алга киткән инфраструктура һәм кайбер технопаркларның булуы Казанга нанотехнологияләр нигезендә яңа диагноз кую һәм дәвалау препаратларын чыгару буенча халыкара проектларга катнашып китәргә мөмкинлек бирә.
Халыкара атом-төш наномедицинасы үзәген төзү Татарстанга яңа радиофармпрепаратларны клиник сынап карауның зур тизлектә үсә барган дөньякүләм базарына керергә мөмкинлек бирәчәк. Борис Павлов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының клиник онкологик диспансеры яман шешләрне дәвалау өчен химия препаратларын клиник сынап карауда катнашуның зур тәҗрибәсенә ия.
Утырышта проектның максатлары әйтелде. Болар – диагноз кую һәм терапия радиоизотопларын микрометастаза һәм шеш юлларына төзәп алып бару өчен, наноструктуралар файдаланып, радиофармпрепарат булдыру һәм җитештерү; Россия, БДБ илләре һәм кайбер чит илләрдә сорала торган конкурентлыкка сәләтле югары технологияле инновацион продукция (кыйбатлы медицина хезмәтләре) булдыру.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары радионуклид һәм радиологик диагностика һәм терапия өчен яңа клиника яки бүлекләр ачуның шактый кыйбатка төшүен һәм инде булган радиология клиникасы яки бүлекләрен яңартып төзүнең икътисади яктан күпкә нәтиҗәлерәк булуын әйтеп узды. Казанда радиология бүлеге булу – конкурентлар алдында җитди өстенлеккә ия булу дигән сүз, чөнки Россиядә мондый бүлекләр аз.
Утырыш барышында проектны 2008 елның 1 нче декабренә кадәр гамәлгә ашыру өчен медик-технологик таләпләр эшләү һәм проектны 2009 елның 1 нче гыйнварына кадәр тормышка ашыру буенча техник йөкләмә әзерләү турында карар кабул ителде. Шуның белән беррәттән, кабул ителгән төп карарларны Россия Федерациясенең финанс үсеше институтлары белән хәл итү эшләре алып барылачак.
Чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының “Клиник онкологик диспансер” сәламәтлек саклау дәүләт медицина учреждениесе баш табибы, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Вафин А.Ю., Россия медицина фәннәре академиясенең Н.Н.Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге Идел буе филиалы директоры Хәсәнов Р.Ш., Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының югары технологияле медицина ярдәмен оештыру бүлеге башлыгы Фролов Д.Н. һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте