Татарстанда наноторбалы углерод материалларын файдалану юлы белән сәнәгый нанотехнологияләр булдыру буенча алты проектны “Роснанотех” дәүләт корпорациясеннән финанслау гаризасына кертәчәкләр
17.09.2008
Кичә, 16 нчы сентябрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Наноторбалы углерод материалларын файдалану юлы белән сәнәгый нанотехнологияләр булдыру” проектын эшләүнең барышы турында киңәшмә үткәрде.
Борис Павлов башкарылган эш нәтиҗәләре буенча шактый зур күрсәткечләргә ирешелгән, сәнәгый технологияләр үрнәкләре булдырылган, тикшеренүләр һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре башкарылган кайбер технологияләрне сайлап алырга кирәк булачагын әйтте. Алар, “Роснанотех” дәүләт корпорациясеннән финанслану өчен, гаризага кертеләчәк.
Вакытлы хезмәт коллективы (ВХК) җитәкчесе И.Насыйров һәм ВХК әгъзалары “Наноторбалы углерод материалларын файдалану юлы белән сәнәгый нанотехнологияләр булдыру” проекты буенча эшләрнең барышы турында сөйләделәр, ирешелгән нәтиҗәләрне билгеләделәр Бу “Роснанотех” дәүләт корпорациясеннән финанслануның расланган гаризасына кертеләчәк алты проектны сайлап алырга мөмкинлек бирде.
Киңәшмә ахырында Борис Павлов проектны тормышка ашыру нанотөзелешле углерод материалларын җитештерү һәм куллануның метод һәм технологияләрен эшләү буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибәи-сәнәгый комплексны төзергә мөмкинлек бирәчәген билгеләп узды. Бу өзеклекләрне, Россия һәм Татарстан халык хуҗалыгының дөньякүләм эре дәүләтләр белән чагыштырганда артта калуын бетерүгә китерәчәк.
Башка проектлар буенча эш дәвам итәчәк, ә нәтиҗәләре агымдагы елның октябрендә каралачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте