Рөстәм Миңнеханов РФ Хисап палатасы аудиторы Сергей Агапцов белән очрашты

24.07.2013

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Хисап палатасы аудиторы Сергей Агапцов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда Татарстан Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.

Яклар берничә эшлекле мәсьәлә турында фикер алыштылар, агымдагы дәвергә бурычлар билгеләделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.