Мәскәүдә Мәхмүт Гәрәевның 90 яшьлеген бәйрәм иттеләр
24.07.2013
Юбилярны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Кичә танылган совет һәм Россия хәрби эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, отставкадагы армия генералы Мәхмүт Гәрәев 90 яшьлеген билгеләп үтте. Бәйрәм чарасы Россия Кораллы Көчләр Мәдәни үзәгендә узды.
Танылган хәрби башлыкны һәм галимне котларга дип, федераль министрлык, ведомстволар, Мәскәүнең, Татарстанның, Башкортстанның идарә органнары вәкилләре, дуслары, якыннары, гаилә әгъзалары һәм юбиляр кебек, үз тормышын Ватанга хезмәт итүгә багышлаган погонлы кешеләр җыелган. Кунакларны кабул иткәндә, генералга Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев шалтыратты.
Мәхмүт Гәрәев – 100дән артык фәнни хезмәт, 300дән артык мәкалә авторы, 6 локаль сугышта һәм кораллы бәрелешләрдә, шул исәптән, Мисырда һәм Әфганстанда, катнашучы. Ул бүген дә актив эшли, төрле халыкара һәм Бөтенроссия конференцияләрдә катнаша.
“Әгәр дә миңа 1941 нче яки 42 нче елда син 2013 елда 90 яшьлегеңне бәйрәм итәчәксең дисәләр, мин сугышта катнашучылар кебек, бу сүзләрдән көлгән булыр идем. Ләкин шулай килеп чыкты, без бу көннәргә кадәр яшәдек һәм моның өчен язмышка рәхмәт әйтергә кирәк. Без юкка гына яшәмәдек, юкка гына көрәшмәдек. Мин ветераннар исеменнән алга таба да хезмәт итәчәкбез, бар көчебезне Россиягә бирәчәкбез, гомеребезнең ахырына кадәр Ватаныбызга тугры калачакбыз һәм хәрби бурычыбызны намус белән башкарачакбыз, дип әйтә алам”, - диде юбиляр, кичәне ачканда.
РФ Кораллы Көчләре генераль штабы башлыгы – РФ оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов сәламләү сүзендә Мәхмүт Гәрәев тормышының лаеклы үрнәк булганлыгын әйтте.
Валерий Герасимов Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу исеменнән котлау сүзләрен җиткерде һәм аңа салкын корал – офицер кылычын бүләк итте.
Мәхмүт Гәрәев оборона министры приказы нигезендә, дәүләт һәм кораллы көчләр алдында аерым казанышлар, акыллы инициатива, хәрби-тарихи фән үсешенә, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә зур өлеш керткән өчен, корал белән бүләкләнгән.
ТР исеменнән юбилярны котларга дип, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров килгән. Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның котлау сүзләрен тапшырды.
“Сезнең сәламәтлектә, оптимизмга һәм энергиягә тулы рух белән җитди һәм матур юбилей чиген үтүегез куанычлы. Без, татарстанлылар, сезнең белән – татар халкының лаеклы улы белән горурланабыз”, - диелә Рөстәм Миңнехановның котлавында.
Минтимер Шәймиев Мәхмүт Гәрәевның тормыш юлын “Ватанга мәхәббәт һәм тугрылыкның, батырлык һәм геройлык, хезмәт сөючәнлек һәм максатчанлыкның ачык үрнәге” дип атаган. “Сайланган хәрби хезмәтнең кырыслыгына карамастан, сез сәләтле шәхес буларак, яхшы күңелле һәм зирәк кеше булып каласыз. Татарстанлылар тарихи Ватаныннан читтә яшәп, үз тамырларына һәм милләтенә мәхәббәт саклый алган лаеклы улы белән горурлана”, - дип ассызыклый сәламәләү сүзендә ТР Дәүләт Киңәшчесе.
“Без сезгә, татар халкының күренекле улына, безнең илнең иң авыр вакытларын үткән чор кешесенә, сәламәтлек һәм озак еллар бәхетле һәм нәтиҗәле тормыш теләвебезне әйтергә, килдек”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин юбилярны олы күңелле, тормыш яратучы кеше дип атады. “Ул туган республикасы белән элемтәләрне өзми. Аның чыгышлары һәрвакыт гадел, дөрес һәм җитди”, - дип билгеләде ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм ТР Президентының Мәхмүт Гәрәевка “ТР атказанган фән эшлеклесе” исемен бирү турындагы Указын укып үтте.
Шулай ук юбилярны котларга чыгышлары белән Татарстаннан булган башка шәхесләр дә - Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Марат Хөснуллин килгән. Шулай ук кунаклар арасында Россия Фәннәр академиясе академигы, Океанология институы директоры Роберт Нигъмәтуллин, генерал-лейтенант, атказанган хәрби очучы Рафаиль Закиров, генерал-полковник Рәсим Акчурин, Россия Герое Ильяс Дауди булды.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм ТР халык артисты Резедә Галимованың чыгышлары юбилярга һәм ТР кунакларына бүләк булды.
Юбилейга Мәскәүнең “Инсан” нәшриятында “Служу Отечеству!” китабы дөнья күргән, анда Мәхмүт Гәрәевның тормышы һәм хезмәте турында фотоочерклар урын алган.
Юбилей кичәсенә килгән һәр кешегә генерал автографы белән әлеге китап бүләк ителде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы