Татарстан Президенты Әзәрбәйҗан Премьер-министры Али Һидәят оглы Асадов белән очрашты

29.11.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры Али Һидәят оглы Әсәдов белән очрашты. Очрашу Татарстан делегациясенең Бакуга эш сәфәре кысаларында узды.

«Хөрмәтле Президент, без сезнең килүегезгә бик шат. Ул бик истәлекле айда уза - Әзәрбәйҗан һәм Россия арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек аенда»,- дип мөрәҗәгать итте Премьер-министр.

Ул искәртеп үткәнчә, берничә көн элек Әзәрбәйҗанда Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин визит белән булды, очрашуларда төбәкара хезмәттәшлек буенча актив фикер алыштылар. «Без беләбез, Татарстан - Россиядә алдынгы республикаларның берсе. Әзәрбәйҗанда Сезгә аерым хөрмәт. Сезнең визит нәтиҗәле булыр дип ышанам», - диде Али Һидәят оглы Асадов.

Рөстәм Миңнеханов Премьер-министрга очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Рухка, телгә һәм мәдәнияткә якын булган илгә килүемә чиксез шатмын. Безнең республикалар арасындагы җылы мөнәсәбәтләр Сезнең Президент Гейдар Алиев һәм безнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең шәхси дуслыгы аркасында туды. Без бу мирасны сакларга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты бу көннәрдә Бакуда Татарстан сәнәгатьчеләренең зур төркеме эшләвен, 45 компания җитәкчеләре килүен хәбәр итте. Ул Әзәрбәйҗан бизнес-делегациясенең Татарстанга визитының мөһимлеген билгеләп үтте.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Әзәрбәйҗан товар әйләнеше 70 миллион доллардан артып киткән. 2022 елның беренче яртысында сәүдә 2 тапкырга артты һәм бу вакытта 60 миллион доллар тәшкил итә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.