Бакуга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Икътисад министры Микаил Җәббаров белән очрашты.
«Безнең килүебез, барыннан да элек, икътисад өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү эшен тагын да көчәйтү кирәклегенә бәйле», - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты Татарстан предприятиеләре ягыннан Әзәрбәйҗан базарына зур кызыксыну булуын һәм бизнес вәкилләренең шәхси элемтәләренең әһәмиятен билгеләп үтте. Бизнес-форумнар нәтиҗәле формат булып тора, алар тулаем алганда территориянең потенциалын һәм аерым алынган компанияләрне тәкъдир итәргә мөмкинлек бирә.
Михаил Җәббаров, үз чиратында, ике республика товар әйләнеше үсешендә уңай тенденция булуын билгеләп үтте.