Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Әзәрбәйҗан эшлекле форумында катнашты

29.11.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бакуга эш сәфәре кысаларында Татарстан-Әзәрбәйҗан эшлекле форумында катнашты. Очрашуга эре сәнәгать предприятиеләре, шулай ук ике якның бизнес вәкилләре җыелды.

«Татарстанның нефть һәм машина төзелеше тармаклары продукциясен китерү, инвестицион һәм инновацион - җитештерү өлкәсендә, югары технологияләр, суднолар төзелеше һәм автомобиль төзелеше, сәламәтлек саклау, медицина продукциясе һәм фармацевтика препаратлары җитештерү өлкәсендә безнең республикалар арасында, сәүдә-сәнәгать палаталары хезмәттәшлеге өлкәсендә үзара бәйләнешне киңәйтү өчен зур потенциал бар», - диде Рөстәм Миңнеханов, Форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

ТР Президенты Әзәрбәйҗан җитәкчелегенә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләрендә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Үз чиратында, Әзәрбәйҗан Премьер-министры урынбасары Шахин Абдулла оглы Мостафаев Татарстанның икътисадый партнерлар арасында ышанычлы рәвештә алдынгы урында торуын билгеләп үтте. «Ил лидерларының сәяси ихтыяры аркасында Әзәрбәйҗан белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр стратегик характерга ия һәм эшчәнлекнең барлык өлкәләрен колачлый. Төбәкара элемтәләр - безнең өчен өстенлекле юнәлеш. Татарстан төп сәүдә партнерлары унлыгына керә. Без бу ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше берничә тапкырга артыр дип өметләнәбез», - дип ассызыклады Әзәрбәйҗан вице-премьеры.

Форум азагында җитәкчеләр катнашында берничә килешү имзаланды. Беренче документка Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Әзәрбәйҗан Республикасының Кече һәм урта бизнесны үстерү агентлыгы бергәлеге арасында кул куелды. Шулай ук Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы Әзәрбәйҗан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән килешү имзалады. Моннан тыш, форум нәтиҗәләре буенча «Ай-Пласт» ҖЧҖнең Россия җитештерүчесе һәм «Klinfiks» ҖЧҖ, «ISE MANAGEMENT» ҖЧҖ Әзәрбәйҗан компанияләре арасында меморандум имзаланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.