Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев белән очрашты

29.11.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев белән очрашты. Очрашу Татарстан делегациясенең Бакуга эш сәфәре кысаларында узды.

«Россия һәм Әзәрбәйҗан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән республикаларыбыз арасындагы багланышларны үстерүгә игътибарыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Әзәрбәйҗан товар әйләнеше 70 млн доллардан артып киткән. 2022 елның беренче яртыеллыгында ике тапкырга арту күзәтелә (60 миллион доллар).

Иң эре партнерларның берсе - «КАМАЗ» ГАҖ Сезнең илгә автомобильләр һәм запчастьләр китерә. Автомобильләрне җыю комплектларыннан җыю «Гәнҗә автомобиль заводы» тарафыннан башкарыла, ул шулай ук Әзәрбәйҗан базарында «КАМАЗ» ГАҖ рәсми дистрибьюторы булып тора. Аттестацияләнгән ике сервис үзәге бар, өченчесе төзелә.

Рөстәм Миңнеханов әңгәмәдә республика арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә булуын искәртте. Моннан тыш, хөкүмәтара комиссия төзелде. "Безгә Идел-Каспий бассейнының транспорт һәм логистика мөмкинлекләреннән активрак файдаланырга кирәк», - диде ТР Президенты.

Хезмәттәшлек өлкәсендә ул энергетика һәм сәнәгать, автомобиль төзелеше, нефть химиясе, газ-мотор ягулыгы кебек перспектив юнәлешләрне аерым билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Әзәрбәйҗан Президентына Владимир Путин кушуы буенча «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкләвен һәм Әзәрбәйҗан вәкилен төркем эшендә катнашырга чакыруын әйтте.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Әзәрбәйҗан делегациясен «Россия - ислам дөньясы:KazaSummit» халыкара икътисадый саммитында катнашырга чакырды.

Үз чиратында Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны сәламләп тарихи элемтәләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Мин ике тапкыр Татарстанда булдым. Ул сәфәрләремне җылы хисләр белән искә алам», - диде Илһам Алиев.

Әзәрбәйҗан Президенты Татарстан делегациясенә бизнес-форумда яхшы һәм нәтиҗәле эшләр теләде.

Бүген шулай ук Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Әзәрбәйҗан Республикасының гомуммилли лидеры Гейдар Алиев каберенә венок һәм аның хатыны Зарифа Алиева каберенә чәчәкләр салды. Аннары делегация «Мәңгелек ут» комплексына венок салып, һәлак булганнарны искә алды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.