Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасына эш сәфәренә килде

28.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасына эш сәфәренә  килде.

Баку шәһәренең халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Әзәрбәйҗан Республикасы Икътисад министры урынбасары Сәхиб Алекперов, Россия Федерациясенең Әзәрбәйҗандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Бочарников, Әзәрбәйҗан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчесе Полад Бюлбюль оглы һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Бакуда (2022 елның 28-29 ноябре) Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашачак, Әзәрбәйҗандагы татар тарихына һәм татар-әзәрбәйҗан элемтәләренә багышланган күргәзмәдә булачак.

Рөстәм Миңнехановның программасында Әзәрбәйҗан Республикасы җитәкчелеге вәкилләре белән эшлекле очрашулар да планлаштырылган


ТР Президенты Матбугат хезмәте.