Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә капиталь ремонт һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Төзелеш өлкәсендәге вәзгыять турында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Ул, аерым алганда, календарь ел тәмамланырга бер айдан артык вакыт калып баруын искәртте. Капиталь ремонт буенча барлык 29 республика программасының гомуми үтәлеше 98% дип бәяләнә. Шулай итеп, барлыгы 1 744 объект кергән 21 программа төгәлләнгән, финанслау күләме 12 780,81 млн. сум тәшкил итә.
Шулай итеп, калган 2% 8 программага һәм аларның 22 объектына туры килә.
Төп инвестицион-төзелеш идарәсе (ТИТИ) заказ бирүче программалардан мәгариф өлкәсендәге 317 объектны үз эченә алган программа иң сыешлысы булып тора.
Бу атнада подрядчылар Мамадыш районында мәктәп тапшыру турында хисап тоттылар. Казан мәктәбендә төзелеш-монтаж эшләре 81%ка башкарылган.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә быел 44 медицина оешмасында ремонт бара. Узган 2 атна эчендә Казанда, Әлмәттә, Түбән Камада, Теләче һәм Лениногорск районнарында объектлар тапшырылган.
Шулай итеп, эштә 3 объект кала. Бу – Чистай, Нурлат һәм Чаллыдагы хастаханәләр. Программа чараларының гомуми үтәлеше 99% дип бәяләнә.
«Мәдәният» тармагында 17 программа объектыннан ике музейны төгәлләргә калган. Бу музей Менделеевскта (аның буенча үтәлеш 92% тәшкил итә) һәм Саба районында (99%).
Экология һәм табигый байлыкларны саклау өлкәсендә 31 объект тәмамланган (объектлар республика һәм федераль программаларга керә). Соңгы 7 көндә подрядчылар Алексеевск һәм Питрәч районнарында 2 объект тапшыру турында хисап тотканнар.
Яшьләр сәясәте линиясе буенча 4 программаның икесендә эш дәвам итә. Бу – балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасы (6 объектның 5се тәмамланган,шул исәптән бу атнада Казанда һәм Биектау районында тапшырылган объектлар). Төзелеш-монтаж эшләре 98,4%ка башкарылган. Икенче программа – психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен ремонтлау. Программага кертелгән 15 объектның 4се эшләнә әле. Башкарылган төзелеш-монтаж эшләре күләме 99%ка җиткән. Бу атнада Казанда үзәк файдалануга тапшырылган. Моннан тыш, ике программа соңгы 2 атнада тәмамланган. Бу – яшьләр үзәкләренә капиталь ремонт ясау (быелгы лимитлар буенча Лениногорск районында соңгы объект файдалануга тапшырылган) һәм яшүсмерләр клубларын ремонтлау (программа Алексеевск районында объектны тапшыру белән тәмамланган).
Социаль яклау министрлыгы линиясе буенча социаль хезмәт күрсәтү стационар оешмаларының 29 бинасыннан, элеккечә үк, Саба районындагы объектта ремонт эшләре дәвам итә – пландагы эшләрнең 84%ы башкарылган. Мамадыш шәһәрендә җәмәгать судьялары бинасын төзекләндерү эшләре 2%тан кимрәк кала бирә.
Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү программасы турында сөйләгәндә, Марат Айзатуллин 10 объектның 3сендә эшләр дәвам итә, дип хәбәр итте. Башкару 97% тәшкил итә.
Республикада күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча программа соңгы стадиядә тора. «Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча төзелеш-монтаж эшләре 99,87%ка башкарылган. 753 йортның 9ында эшләр дәвам итә. Бүгенге көндә программаның касса үтәлеше 86% тәшкил итә.
Министр ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы кысаларында тормышка ашырыла торган илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары турында кыскача сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 10 федераль программага кергән барлык 114 объект та тәмамланган.