Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда «Аурус» проектын уңышлы гамәлгә ашыру өчен бөтен шартлар да бар

28.11.2022

«Алабуга» МИЗ мәйданчыгында «Аурус Комендант» автомобильләрен серияле җитештерү процессы башланды. Заводта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары - Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булдылар.

«Аурус Комендант» - люкс класслы беренче Россия машинасы, ул тулысынча безнең илдә чыгарылачак, аларны комплектлаучыларның күбесе Россия җитештерүчеләре тарафыннан китерелә. Алабугада завод эшли башлаганнан соң ел ярымнан да кимрәк вакыт эчендә икенче, бөтенләй яңа «Аурус» моделе җитештерүгә чыгарыла. Кыска вакыт эчендә беренче люкс- машинасын җыю өчен кирәк булган барлык технологик һәм җитештерү процессларын эшләтеп җибәрделәр.

Денис Мантуров «Аурус» җитештерүен локализацияләүнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте: комплектлаучыларны тәэмин итүчеләрнең 70% ы - Россия компанияләре. Бу барлык төп машина төеннәрен, электр җайланмасын, тапшыру, электроника, эчке һәм декоратив хәл ителешләрне үз эченә ала. «Киләчәктә«Аурус» бренды авиация проектларында һәм суднолар төзелешендә үсәчәк», - диде РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры.

Заводка визиты барышында Денис Мантуров һәм Рөстәм Миңнеханов җитештерү линиясе эше, җитештерүгә идарә итүне автоматлаштыру системасы белән таныштылар, шулай ук локальләштерү буенча экспозицияне карадылар, анда Россия җитештерүчеләре, шул исәптән Татарстан компанияләре җибәрә торган төп компонентлар тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда «Аурус» проектын уңышлы гамәлгә ашыру өчен бөтен шартлар да бар. «Иң мөһиме - кешеләр. «Алабуга» МИЗда «Алабуга Политех» квалификацияле эшче кадрлар әзерләү буенча эре үзәк урнашкан. Аның максатчан куәте елына 10 мең югары профильле белгеч тәшкил итә. Бу бик зур эш», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Аннары Денис Мантуров һәм Рөстәм Миңнеханов яңа автомобильне сынап карадылар. «Аурус Комендант» Россия шартлары өчен махсус эшләнгән. Ул юлсыз юлларда йөрүче машина куәтенә ия, бер үк вакытта люкс седан комфорты да бар. Заказлар автомобиль рәсми рәвештә Мәскәүдә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгәннән соң агымдагы елның 29 сентябреннән керә башлады.

Визиты ахырында «Алабуга «СҖТ МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев Денис Мантуровка «Этилен 600» индустриаль паркын үстерү планын тәкъдир итте. Аның максаты - нефть-газ химиясе чималын тирәнтен эшкәртү өлкәсендә ил өчен яңа һәм стратегик әһәмияткә ия проектларны инженер, сәнәгать, логистика һәм кадрлар инфраструктурасы белән тәэмин итү.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.