Sojitz Corporation ның Европа, Россия һәм БДБ илләре буенча директоры Татарстан Премьер-министрын Япониягә килеп, республиканың икътисади потенциалын тәкъдир итәргә чакырды
16.09.2008Бүген “Соджиц Корпорейшн” (Sojitz Corporation Ltd) компаниясенең Казухито Накаджима җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Япониягә килеп, илнең эшлекле даирәләре һәм сәнәгый компанияләре вәкилләренә Татарстан Республикасының икътисади потенциалын тәкъдир итәргә чакыру алды.
Sojitz Corporation ның Европа, Россия һәм БДБ илләре буенча президенты һәм директор-җаваплы оештыручысы Казухито Накаджима компаниянең Россия һәм, аерым алганда, Татарстан Республикасы территориясендә бизнесны киңәйтү белән кызыксынуын әйтте.
Тулаем алганда, очрашуда сүз икътисадның төрле өлкәләрендә “Соджиц Корпорейшн” һәм Татарстан Республикасының ике якка да файдалы хезмәттәшлеге турында барды.
Очрашу алдыннан Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республиканың япон компанияләре - Mitsubishi Heavy Industries, Isuzu һәм башкалар белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар инде. Ул шулай ук
“Йокогава” япон компаниясе белән кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итүне дә перспектив дип атады.
“Без югары технологияле компанияләрне Татарстан Республикасында эшләүгә җәлеп итү белән бик кызыксынабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без хезмәттәшлек итүнең барлык вариантларын да – лицензияләр сатып алу һәм проектларга кредит бирүне генә түгел, бу компанияләрнең капиталда катнашуын да карарга әзер”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, республикада Европа һәм Америка уртак предприятиеләренең уңышлы мисаллары бар инде. Россиядә бизнесны алга таба үстерү буенча планнары булган япон эшкуарларына Татарстан Республикасына игътибар итәргә вакыт.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы “Соджиц Корпорейшн” компаниясе вәкилләрен республика икътисадының машина төзелеше, нефть чыгару һәм нефть химиясе, энергетика кебек алдынгы тармаклары белән кыскача таныштырды.
Казухито Накаджима, үз чиратында, бүгенге визитның максаты Татарстан белән бәйләнешләрне алга таба үстерү булуын билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, компания Менделеевскида аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча комплекс төзү эшләрен көчәйтү һәм тизләтү белән дә кызыксына (“Соджиц Корпорейшн” әлеге проектның
координаторы булып тора).
Казухито Накаджима әфәнде япон делегациясенең бүген иртән “Алабуга” махсус икътисади зонасында булуын әйтте. Моннан тыш, “Соджиц Корпорейшн” делегациясенең бер өлеше Түбән Камадагы “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ эшчәнлеге белән таныша. Компания нефть химиясе, нефть чыгару, энергетика кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итүдә кызыксынуын раслады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм очрашуда катнашучы башка кешеләр өчен “Соджиц Корпорейшн” компаниясе эшчәнлеген һәм хәзерге вакытта компания шөгыльләнә торган кайбер проектларны тәкъдир итү үткәрелде.
“Соджиц Корпорейшн” делегациясе белән бүгенге очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасы делегациясенең Япониягә визитын оештыру һәм әзерләү эшләре үткәреләчәк.
Очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев, Татарстан Республикасы Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “Татэнерго” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары – икътисад һәм финанслар буенча директоры Гөлсинә Мөнир кызы Миңнеханова, “Татгазинвест” ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков, генераль директорның урынбасары – “Татнефть” ААҖ нең баш геологы Рәис Хисамов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте